Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кече авылда зур бәйрәм

Ак Чишмә авылына нигез салынуга 95 ел тулу уңаеннан, биредә "Бәхет ул туган якта" дигән зур чара узды.

Табигатьнең соклангыч почмагына, Чылык тавы буена сыенып утырган Ак Чишмәгә сабакташлар, туганнар, дуслар җыйналды. Әлеге истәлекле көн белән акчишмәлеләрне район җитәкчелеге исеменнән район архив бүлеге җитәкчесе Лилия Гәрәева, Кәрәкәшле җирлеге башлыгы Альфред Дәүләтгәрәев, иҗтимагый оешма рәисләре котлады. Халидә Шәмсуллина башлангычында Салкын Чишмәнең актив хатын-кызлары оештырган бу бәйрәмдә шушы авылда туып үскән күренекле шәхесләрнең, җирлектәге хуҗалык җитәкчеләренең һәм башкаларның матди ярдәме зур булган. Сый-нигъмәттән сыгылып торучы өстәлләр, учак өстендәге казаннан аңкыган хуш исләр, авылның хәтфә үләнендә тәгәрәшеп үскән әби-бабайларның, апа-абыйларның диварга эленгән фотосурәтләре, ихлас күрешүләр, сагышлы да, шатлыклы да күз яшьләре... Очрашу бәйрәменә хас әлеге хис-кичерешләрне район мәдәният йорты карамагында эшләп килүче "Илһам чишмәләре" ансамбле, үзешчәннәр чыгышы тагын да баетты. Тулырак - "Ютазы таңы" гәзитендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев