Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Кече Урыссу авылы балалары - әкияттә-кунакта

Татар халкының күпкырлы иҗаты - безнең милли хәзинәбез. Балалар белән эшләгәндә, төрле жанрлар кулланыла, ә аларның иң яратып кабул итә торган төре - халыкның бай хыялы тудырган әкиятләр. Рус халкының бөек язучысы А.С.Пушкинның "Алтын әтәч" әкиятендә мәгънәсе үзгәрмәсен өчен тәрҗемәсез язам: "Сказка ложь, да в ней намек! Добрым молодцам урок,"...

Татар халкының күпкырлы иҗаты - безнең милли хәзинәбез. Балалар белән эшләгәндә, төрле жанрлар кулланыла, ә аларның иң яратып кабул итә торган төре - халыкның бай хыялы тудырган әкиятләр. Рус халкының бөек язучысы А.С.Пушкинның "Алтын әтәч" әкиятендә мәгънәсе үзгәрмәсен өчен тәрҗемәсез язам: "Сказка ложь, да в ней намек! Добрым молодцам урок," - дигән юллар бар. Чыннан да, әкиятләрнең эчтәлегенә игътибар итсәң, һәрберсендә ниндидер фикер, үгет-нәсыйхәт, үзгә тәрбияви уй ята.

Кече Урыссу авылының мәктәп яшендәге кызлары тарафыннан сәхнәләштерелгән "Өч кыз" әкиятенең эчтәлеге дә уйланырга мәҗбүр итә. "Ләйсән" балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар бу әкиятне карап хозурлангач, әниләрдән дә изге, әниләрдән да даһи зат юк икәненә, аларны гомер буена кадерләп торырга кирәклегенә инангандыр, дип ышанасы килә. Яшь талантларыбыз - Зәринә Зарипова, Әдилә Шакирова, Зәлинә Солтанова, Алия һәм Гөлия Хәкимовалар үз рольләрен бик килештереп уйнадылар ки, залдагы авызларын ачып карап утыручы нәниләрнең күзләренә карап, аларның кечкенә күңелләрен соклану катыш моңсу хисләр биләп алуын тоюы кыен булмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев