Кече Урыссу авылы балалары урман тормышы белән танышкан
Көзләр якты быел, язлар сыман! Гел үзенчә ямьле көз яме, - Сабан туйгамыни җыелганнар Табигатьнең бөтен төсләре...
Саҗидә Сөләйманованың шигъри юлларына башка сүз дә өстәрлек түгел. Чыннан да, ямьле бит, дуслар, көз. Мәзәк атамалы "Әбиләр чуагы" дигән чоры булган, җанны гына түгел, каткан сөякләрне дә җылытырдай җылы көннәре , пәрәвез җепләрен җилфердәтеп, бакчаларда кызарып утыручы алма-сливаларның хуш исләрен тирә-юньгә таратып утыручы ямьле көзләргә кабат килеп кердек. Басулардагы комбайн гөрелтесе, амбарлардагы алтын көшелләр өеме дә күңелгә тынычлык, муллык хисе өсти.
Алтын төсләргә, көзге сый-нигъмәтләргә күмелеп утыручы урманга оештырылган сәяхәтебез Кече Урыссу мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен бик вакытлы булды. Мәктәпнең шау-шулы коридорларыннан соң, анда-санда чыркылдаган кош тавышлары, ниндидер җан ияләренең кыштырдап алуларын исәпкә алмаганда, урман тынлыгы укудан авырайган башка җиңеллек биреп, үпкәләргә ургып кергән саф һавасы атналык энергия белән тукландырды. Сәяхәтебезнең максаты - туган як табигатенә мәхәббәт, аның гүзәллегенә карата кызыксыну уяту, табигать кочагында үсүче файдалы агач һәм куак төрләре белән танышу, дару итеп файдаланып була торган җимешләрне , ашарга яраклы гөмбәләрне танып-белергә өйрәтү иде. Сәяхәтебез эзсез генә узмагандыр, уңай нәтиҗәле булгандыр, дип уйлыйм. Шулай булмаса, урманнан кайткан чакта балалар: "Апа, тагын шундый экскурсиягә барырбыз әле?", -дип мөрәҗәгать итмәсләр иде. Без исә бишкуллап риза.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев