Кече Урыссу авылы халкы яшьлек юллары буйлап атлаган
Җәйнең санаулы гына көннәре калып барганда, күңелләрне ниндидер бер моңсулык, сагыш хисләре биләп ала. Шул тойгыны басар өчен Кече Урыссу авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре авылдашларына "Яшьлегемә кире кайтыр идем…" дип исемләнгән ретро-концерт тәкъдим итте.
Ачык һавада оештырылган чара барышында 60-70 елларда популяр булган җырлар яңгырады. Аларны авылыбызның үзешчән артистлары Рәзинә Галиева, Мөнирә Таҗиева, Фәния Латыпова, Сиринә Кириллова яшьлекләрен искә ала-ала җырлады. Авылыбызның киләчәге - "Ләйсән" балалар бакчасында тәрбияләнүче кечкенә талантларыбыз әлеге моңлы җырларны тагын да җанландырып җибәрде. Тәрбияче Зилә апалары төрле-төрле бию өйрәтеп, балаларда сәнгать дөньясына мәхәббәт уята. Авыл халкы аларның осталыгына сокланып, гөрләтеп кул чапты. Өйдәге бетмәс мәшәкатьләрдән вакытлыча гына булса да арынып, күңелле ял итүе бик урынлы булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев