Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Кече Урыссу авылы нәниләреннән чал чәчле ветераннарга кайнар сәлам

Туган илебез шатланып, моңаеп һәм зур дулкынлану белән 9 Май - Җиңү бәйрәмен көткәндә, Кече Урыссу авылы балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре тыл хезмәтчәне, хөрмәтле укытучы Нәсимә апа Фәйзуллина белән очрашкан.

Быел үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп узган Нәсимә әби балаларны сөенеп каршы алган. Тәрбияче Зилә Минһаҗева хезмәт ветеранын Җиңү бәйрәме белән тәбрик итеп, үзе үстергән лалә чәчәкләрен бүләк иткән, аңа нык сәламәтлек, балалары, онык-оныкчыкларының кадерле кешесе булып озын-озак еллар яшәвен теләгән. Нәсимә әбинең сугыш вакытындагы хатирәләрен балалар кызыксынып тыңлаган, аңа бер-бер артлы сораулар яудырган. Гомере буе яшь буынга белем биргән ветеран-укытучы һәр сорауга аңлаешлы телдә җавап кайтарган.

- Без күргән авырлыкларны - ачлык һәм ялангачлыкны, сугыш михнәтен моннан соң беркемгә дә күрергә язмасын. Җиребездә һәрчак тынычлык булсын! - дигән теләкләрдә калган Нәсимә әби.

Очрашу сый-нигъмәтле чәй табыны артында дәвам иткән. Нәсимә әби, үзенең чәен эчәргә дә онытып, һәр баланы "тәмлүшкәләре" белән сыйлаган. 9 Май - Җиңү бәйрәменә багышланган митингта тагын бер тапкыр очрашуга өмет итеп, ветеран-укытучы Нәсимә әби Фәйзуллина белән саубуллаштык, дип редакция хат язган Кече Урыссу "Ләйсән" балалар бакчасының 1нче категорияле тәрбиячеләре Флүзә Фәхеретдинова һәм Зилә Минһаҗева, форсаттан файдаланып, районыбызның барлык сугыш һәм тыл ветераннарына балалар исеменнән матур тормышыбыз өчен ихлас рәхмәтләрен белдерә. Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле ветераннар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев