Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Кече Урыссу авылында аналарга багышланган концерт гөрләп узган

Бәйрәм үткәрү өчен материаллар эзләгәндә, "Суга ага башлагач, бабай да "Әнием!" дип кычкырган" дигән мәкальгә юлыктым.

Әнә шул изге җанлы, шәфкать ияләре хөрмәтенә әзерләнгән бәйрәм концерты Кече Урыссу авылы мәдәният йортында гөрләп узды. "Ләйсән" балалар бакчасы коллективы, ата-аналар һәм анда тәрбияләнүче сабыйлар атказанган артистларга караганда да остарак итеп чыгыш ясады бу көнне. Аларның җыр-биюләренә, шаян күренешләренә кул чаба торгач, уч төпләре күмәчтәй кабарып чыкты. Коллективка киләчәк бәйрәмнәргә дә битараф калмыйча, актив, иҗади эзләнүләр өстендә эш алып барырга, авыл халкын яңа талантлары белән сөендереп торырга язсын иде.

Без барыбыз да бу дөньяга килүебез белән әнкәйләребезгә бурычлы. Әни ул шундый кеше - ул бар кешене дә алыштыра ала, бары тик аны гына беркем дә амаштыра алмый. Шуңа күрә аналарны бәйрәмнәрдә генә түгел, һәр көн саен кадерлик һәм онытмыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев