Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Кече Урыссу авылында “Мин яратам сине, Татарстан!” исемле бәйрәм кичәсе узган

Моннан 27 ел элек, 1990 елның 30 августында республикабызда тарихи вакыйга булды - Татарстанның дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителде.

Татарстанның һәр шәһәр һәм авылында бу көнне барча халык бәйрәм итә. Җыр-музыка яңгырап тора, флаглар җилферди, кояш җәйнең соңгы көннәрен ямьле, аяз уздырыйм дип тырыша. Кече Урыссу авылы халкы да бу көнне мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта, саф һавада уздырылган бәйрәм чарасында күңел ачты. Ял көнне, балалар кайткан чакта, бәрәңге аласы бар дип тормаганнар, җыр-моңга битараф булмаган авылдашлар концерт карарга җыелды. Мәдәният хезмәткәрләре дәртле-илһамлы җырлары, уен-көлкеләре һәм биюләре белән авылны яңгыратты. Концерт шулкадәр күңелле узды ки, хәтта килә алмаган авылдашлар, ызан башына чыгып утырып тыңладык диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев