Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Кече Урыссу авылында яшәүче Мөхтәрәмә Миңнегол кызы Шәрифуллина бүген үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Мөхтәрәмә әбинең тормышы җиңел булмаган...

Ул крәстиән гаиләсендә туа, әти-әнисенең аннан башка тагын дүрт баласы була. Әтиләре иртә дөнья куя, әнисе аларны ялгызы үстерә. Мөхтәрәмәнең балачагы һәм яшьлеге сугыш алды һәм сугыштан соңгы елларга туры килә, шуңа күрә аңа үсмер чагыннан эшләп үсәргә туры килә. Катык һәм үләннәр белән тукланалар, хәтта әле сугыштан соң да икмәк күрмиләр. Кыз ир-егетләр белән бергә колхозда эшли, өч ел дәвамында урман кисә. Кияүгә чыга, бер-бер артлы ике ул таба. Аңа гаилә бәхетен дә татырга туры килми - бары өч елдан соң юбилярның тормыш юлдашы вафат була. Мөхтәрәмә Миңнегол кызы гомере буена колхозда хезмәт куя, кошчылыкта уңышлары өчен бүләкләргә лаек булган.

90 яше тулган көнне хөрмәтле ветеран, хезмәтчән халыкның гади вәкиле янында котлаулар һәм бүләкләр белән район башлыгы урынбасары Зәрия Рәшитова, район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова, авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев булды. Җылы теләкләр һәм бүләкләр белән бергә Мөхтәрәмә ханым Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын кабул итеп алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев