Ютазы районы яңалыклары

"Ютазы таңы" газетасы - Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Кече Урыссу авылыннан Илсөяр Валееваны соңгы кыңгырау чыңы яшьлегенә алып кайткан

Алда безне күпме юллар көтә… Бәхетләргә, диләр, юл урау. Шул турыда искә төшергәндәй, Яңгырады соңгы кыңгырау.

Әле кичә генә улымны җитәкләп, беренче сыйныфка илткән идем, баксаң,11 ел гомер узып та киткән. Моннан 27 ел элек Ютазы урта мәктәбен үзем тәмамлаган булсам, быелгы чыгарылыш сыйныфы укучыларының берсе - минем балам. Безне укыткан укытучыларның күбесе инде бу якты дөньяда юк, шулай да кайберләре улыма да белем баскычы буйлап югарыга менәргә ярдәм итте. Ә сыйныф җитәкчесе Алсу Ямалетдинова, икенче әниләредәй, кошчыкларын бер ояда туплап, тату-дус мөнәсәбәтләр булдыру өстендә күп көч куйды.

Мәгариф системасында һәрдаим булып торган узгәрешләргә күз ияреп өлгерә алмый, аң турында әйтеп тә торасы түгел. Шуңа күрә балаларга алда торган сынауларны биргәндә Ходай Тәгалә тел ачкычлары биреп, бар фәннәрне дә уңышлы билгеләргә тапшырырга язсын. Ә укытучыларга тынгысыз хезмәтләрендә сабырлык, түземлелек теләп каласы килә.

Мәктәп кыңгыравы чыңы күңел касәләрен тутырып, ерак яшьлеккә, Советлар Союзы чорфна алып китте. Кичәләр гади, күңелләр самими, киләчәккә планнар даһи иде. Кая барыйм дисәң дә ишекләр ачык. Хәзер дә ишекләр бикле түгел, әмма балларың җитеп бетмәсә һәм кесә янчыгыңның төбе тишек булса, алар аша узып булмый шул... Әти-әниләрне дә бил каешларын кысыбрак буып, тагын билгесез ел исәбенә, күп калмады инде, түзик, дип тынычландырасы килә. Барыбызга да күңел тынычлыгы теләп, сүземне шигырь юллары белән тәмамлыйм :

Алда безне олы юллар көтә…

Бәхетләргә, диләр, юл урау.

Урау юллар турыланыр әле -

Алга дәшә соңгы кыңгырау!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев