Кече Урыссу мәктәбендә “Әбием-алтыным” бәйгесен үткәрделәр
Кече Урыссу мәктәбендә күптән түгел генә узган бәйрәмнәр - Ватанны саклаучылар һәм Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган төрле бәйгеләр узган. Бу чаралар татар теле декадасы планы кысаларында үткәрелгән. "Әбием-алтыным" бәйгесендә дә укучылар бик теләп үзләренең иҗади эшләре белән катнашты, дип хәбәр итә татар теле һәм әдәбияты укытучылары Алсу Галиева, Зөлфия Йосыпова.
Иң шәбе - минем әби!
1944 елның 3 августында Кече Урыссу авылында Латыйп бабай гаиләсендә өченче бала булып бер кызчык дөньяга килә. Аңа дан иясе булсын дип, Дания исеме кушалар. Нарасый туып берничә көн узгач, әнисе вафат була. Ятимлекнең ачысын һәм төчесен татый-татый кыз үсеп җитә. Башлангыч белемне ул туган авылында алса, өлкән сыйныфларны Урыссуга йөреп укый. Мәктәпне тәмамлаган көнне үк Дания колхозга эшкә чыга. Ташкичү авылыннан Әхсән исемле егет аңа гашыйк була. 1965 елның салкын гыйнвар аенда алар тормыш кора. Озак та үтми, гаиләгә ямь биреп, бер-бер артлы биш бала дөньяга килә. Шул биш сабыйның уртанчысы - Ирек исемлесе - минем әтием, ә Дания - минем яраткан әбием. Ул бик тырыш, уңган, чиста-пөхтә кеше. Озак еллар сыер савучы булып эшләгәннән соң, Дания әбием шактый вакыт хат ташучы вазифасын үтәгән. Нинди генә эштә эшләмәсен, ул үзен яхшы яктан күрсәткән. Хат ташучы булып эшләгән елларын әбием болай дип искә ала: "Зур сумкага газета-журналлар, хатлар, открыткалар һәм телеграммаларны көчкә сыйдырып, кар-буранга, яңгырга карамыйча, аларны берничә авылның һәр йортына көнендә үк илтеп җиткерә идем. Мин килүне барысы да көтеп алалар, рәхмәт әйтеп озатып калалар иде". Үз эшен җиренә җиткереп башкарганы өчен әбием Хезмәт ветераны исеменә лаек булган.
Бүгенге көндә әбием лаеклы ялда. Дания әбием - Кече Урыссу авылындагы иң шәп әбиләрнең берсе. Өлкән яшьтә булуына карамастан, аның йорт-җире заманча, пешергән һәр ризыгы телеңне йотарлык. Авылда аның кебек оста итеп бавырсак, пәрәмәч, өчпочмаклар пешерүче юктыр. Менә шундый тырыш, уңган, җитез әбием булуына мин бик сөенеп яшим. Аның һәрвакыт сәламәт булып, безнең белән озак еллар яшәвен телим.
Яшә син мәңге яшь булып,
Туган йортыбызда ямь булып.
Син булганда таза-сәламәт,
Оныкларга булыр бик рәхәт!
Булат ГАЛИЕВ, 5 сыйныф укучысы.
Ак яулыклы әбием
Минем әбием - Әлфия Габдрәфыйкова - Кече Урыссу авылында хөрмәткә лаек кешеләрнең берсе. Авылда аны укытучы һәм җитәкче урыннарда эшләгән кеше буларак беләләр. Мин дә әбиемне бик яратам. Ул башлангыч белемне үзенең туган авылында алган, урта сыйныфларны Иске Урыссу авылында укыган. Әбием кечкенә чагында тәмле-тәмле конфетлар ашарга яраткан, шуңа күрә үскәч сатучы булам дип хыялланган. Ләкин мәктәптә укый башлагач, аның күңелендә укытучы булу теләге уянган. Шуңа күрә ул 1965 елда, Ютазы мәктәбен тәмамлап, Алабуга педагогия институтына укырга кергән. Югары белемле укытучы Кече Урыссу мәктәбендә математика һәм физика фәннәрен укыткан. Бабам Рәсим белән алар өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә аларның сигез оныклары бар. Лаеклы ялда булса да, әбием укытучылык һөнәрен ташларга уйламый. Ул мәчеттә балаларны, өлкән яшьтәге апаларны гарәпчә укырга һәм язарга өйрәтә. Безгә, оныкларына, һәрчак акыллы, тәүфыйклы, гадел һәм тырыш булырга кирәклекне аңлата. Әбием шулкадәр оста һәм тәмле итеп сөйли, аны тыңлыйсы килмәгән җиреңнән тыңлыйсың, кушкан эшләрен ялт иттереп эшләп куясың. Гомере буе укытучы булып эшләгәнгә күрәдер, аңарда үзен тыңлаттыра белү сәләте көчле. Өстәвенә әбием әле оста умартачы да. Бабам белән алар ел әйләнәсе диярлек умарта кортларын тәрбиялиләр, безне шифалы бал белән сыйлыйлар. Әбием үзенең тәмле пирожки һәм коймаклары белән дә безне куандыра.
Минем әби - иң шәп әби,
Аңлыйм аны бер сүздән.
Ягымлы бер караш җитә,
Барысын сизәм мин күздән.
Зур тормыш юлы үткән,
Шулай да бирешмәгән.
Тормыш матур булсын өчен,
Армый-талмый эшләгән.
Бүген дә оныкларына
Бирә яхшы киңәшләр.
Догаларын укый-укый,
Тели матур теләкләр.
Наил ГАБДРӘФЫЙКОВ, 5 сыйныф укучысы.
Саф күңелле әбиләр
Әбиләр - оныклары өчен иң якын кешеләр. Битләре җыерчыкланса да, куллары авыр эшләрдән яргаланса да, алардан да йомшак күңелле, алардан да җылы карашлы, тәмле телле кешеләр җир йөзендә юк. Минем дә ике әбием бар. Аларның берсе инде безнең арабызда юк. Ләкин мин аны бик сагынып искә алам. Ул - Мәфруха Муллагали кызы Кәрипова. Әбием Башкортстанның Шаран районы Алпай авылында туган. Аларның авылларында Мәфруха исемле бик чибәр, акыллы укытучы кыз булган. Әбиемнең әнисе, үзенең кызы да шул укытучы кебек булсын дип теләп, әбиемә аның исемен кушкан. Карт әбиемнең теләге кабул булган - дәү әнием акыллы, матур кыз булып үсеп җиткән, өстәвенә укытучы һөнәрен сайлаган. Уфа педагогия училищесын тәмамлагач, язмыш җилләре аны Баулы районына алып килгән. Башта Какылы Күл авылында, соңрак Подгорный мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләгән. Хезмәттәшләре һәм укучылары аны таләпчән, төгәл, үз эшен яратып башкаручы мөгаллимә итеп хәтерләсә, мин аны ачык йөзле, тәмле телле, кунакка килгәч безне тәмле ашлары, бәлешләре, кыстыбыйлары белән сыйлаучы, аркабыздан яратып сөюче әби итеп искә алам.
Икенче әбием - Асия Габделхак кызы Сәетова - Кече Урыссу авылыннан. Ул - әтиемнең әнисе. Асия әбием яшь чагында Иске Урыссу авылында счетовод, соңрак Тукай исемендәге күмәк хуҗалыкта умартачы булып эшләгән. Ул үз эшен яратып башкарган. Әбием умартачы булып эшләгән елларны колхоз умарталары күп табыш биргән. Асия әбием бу һөнәрен әтием белән әниемә дә өйрәткән. Минем әбием - бик юмарт, туган җанлы, ярдәмчел кеше. Ул улларын һәм кызларын, киленнәрен һәм кияүләрен, оныкларын һәм туганнарын кайгыртып, аларның уңышларына сөенеп, кайгыларын уртак итеп яши, кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша.
Зәңгәр күгемдә алтын кояш,
Сүнмәсен, балкып торсын.
Әбиемнең нурлы йөзе
Гел көләч булып калсын.
Инсаф СӘЕТОВ, 5 сыйныф укучысы.
Өебезгә ямь бирүче
1958 елның карлы-буранлы 9 февраль иртәсендә Баулы районының Баулы совхозында бер кыз бала дөньяга килә. Аңа Кәшифә дип исем бирәләр. Кәшифә исеменең мәгънәсе яңалык ачучы, уйлап табучы дигәнне аңлата. Шуңадырмы, кечкенә чагыннан ук әбием бик кызыксынучан һәм җитез кыз булган. Мәктәпне тәмамлагач, Октябрский шәһәрендә тегүче һөнәрен үзләштергән. Яраткан һөнәре буенча берничә ел эшләгәч, Яр Чаллы шәһәренә киткән һәм КамАЗ заводына эшкә кергән. Шунда ул үзенең пар канаты - Рамилен очраткан. Тормышлары көйләнеп бетте дигәндә генә, заводта эшсезлек башланган һәм алар авылга кайтып төпләнергә карар иткән. Яшәү урыны итеп, Ютазы районындагы иң матур авылларның берсен - Кече Урыссуны сайлаганнар. Инде менә 36 ел алар бергә матур тормыш көтәләр. Бүгенге көндә без алар белән бергә зур гаилә булып яшибез. Безнең гаиләбез бик тату, ә бу тату тормышның нигезе әбиемнең ачык йөзле, мәрхәмәтле, әдәпле булуыннан киләдер, дип уйлыйм. Ул әтиемне бик итәгатьле, сабыр, эшчән итеп тәрбияләгән, әнием белән дә уртак тел тапкан. Ул безне, оныкларын да, изге теләкләр теләп мәктәпкә озатып кала, тәмле ризыкларын пешереп, каршы ала.
Син, дәү әни, шундый ягымлы:
Әллә синдә йолдыз балкыймы;
Әллә инде кайнар кояшның
Җылы нуры кереп калдымы?
Син аркамнан мине сөясең,
Чәчләремне сыйпап үбәсең,
Бәбкәчем минем, күз нурым,
Оҗмах кошым минем диясең - яраткан шагыйрәм Флера Тарханованың әлеге шигъри юлары нәкъ менә минем әби турында язылган кебек тоела.
Зәлинә СОЛТАНОВА, 7 сыйныф укучысы.
Әбием - бердәнберем
Минем әби моннан бик еракта - Балык Бистәсе районы Күгәрчен авылында туган. Туган авылы мәктәбен тәмамлагач, фермада эшли башлаган. Бабаем Нурислам белән гаилә корып, өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә алар Кече Урыссу авылында яши. Әбием Тукай исемендәге күмәк хуҗалыкта алдынгы сыер савучыларның берсе. Чит җирдән күченеп килсәләр дә, авыл кешеләре минем әбиемне якын итә, аңа хөрмәт белән карый. Әбиемнең кулыннан килмәгән эше юк: авыр физик эшләрне дә башкара, кул эше дә тота, өебезне, безнең өс-башыбызны чиста-пөхтә йөртә, тәмле ашлар пешерә. Дөньяда минем әби кебек дәү әниләр бик сирәк. Ул безне әдәпле, ярдәмчел, тырыш булырга, өлкәннәргә һәм кечеләргә хөрмәт белән карарга өйрәтә. Өстәвенә әбием бик җитез дә әле ул - өйдәге бөтен эшне бик тиз итеп башкарып чыга. Мин дә аңардан үрнәк алырга тырышам һәм әбиемне бик яратам.
Картаймыйча шулай кояш кебек
Балкып тор син иртә-кич.
Яхшылык җирдә ятмый, диләр,
Онытмамын сине һич тә мин.
Эльмир САФИН, 5 сыйныф укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев