Кече Урыссу авылыннан Мәгъдәнур ага Йосыповны рәхмәтле балалары яшәтә
Туксан дүртенче туган көнен кадерле балалары һәм туганнары белән бергә бигеләп узган Мәгъдәнур Нигъмәтҗан улы Йосыпов Бөек Ватан сугышына китәргә повестканы унҗиде яшендә кабул итә.
Кече Урыссу авылында туган малай җиде сыйныф белем ала һәм 14 яшендә колхозда эшли башлый. Илдә Бөек Ватан сугышы башланып, фронтка чакыру алган егет Бөгелмәдән эшелон белән Монголиягә озатыла. Ел ярымнан соң ул Көнбатышка карап юл ала. Дошман һөҗүменнән тар-мар ителгән поезд составында Мәгъдәнур ага яралана һәм госпитальгә эләгә. Фронтның алгы сызыгында көрәшүен дәвам иткән солдат Көнчыгыш Пруссия, Германия, Балтыйк диңгезе буендагы авыл һәм шәһәрләрне фашист илбасарларыннан азат итүдә катнаша. Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм күп сандагы медальләр белән билгеләнгән безнең якташыбыз туган авылына 1946 елда гына әйләнеп кайта.
Тукай исемендәге колхозда тимерче булып 44 ел эшли ул. Хәер, “Мактаулы колхозчы” исеменә лаек булган Мәгъдәнур аганың куллары башкармаган бер генә эш тә калмый. Ул эретеп ябыштыручы да була, токарь станогы артында да эшли, балта белән дә бик оста эш итә. Карт фронтовикны биш кызы – биш йолдызы кайгыртып, тәрбияләп яши.
Бөек Ватан сугышы ветераны, тыныч тормыштагы фидакарьлеге өчен Хезмәт Кызыл байрак ордены белән билгеләнгән Мәгъдәнур Нигъмәтҗан улы Йосыповны туган көне белән район муниципалитеты, Ташкичү авыл җирлеге һәм ветераннар оешмасы вәкилләре тәбрик итте. Ил карты истәлекле бүләкләр кабул итте.
Ильмира ГАЛИЕВА
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев