Җәмгыять
Кечеурыссулы Гамилә әби Шәйхуллина гомеренең 90нчы көзенә аяк басты
Сөбханалла, аек фикер һәм үз аягында - шушы түгелме зур бәхет бүген 90 яшен тутырган хезмәт ветераны өчен.
Бәйрәкәтамак авылында ишле гаиләдә дөньяга килгән кыз, әнисенең төп терәге булырга гына үзендә көч табып калмый, ул сигез сыйныф белем алырга да мөмкинлек таба. Яшьлеге туры килгән сугыш елларында кыз ашханәдә эшли, урман кисә, дуңгызлар карый... Бүген дә әле ул тормышның үзәгендә кайный - йорт-җирдәге һәр эш башында әни тора, дип елмая юбилярның күп санлы балалары. Гамилә Габдрахим кызын гомер бәйрәме белән район җитәкчелеге исеменнән халыкны социаль яклау бүлеге белгече Гөлнара Вәлиәхмәтова, район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова, Ташкичү авыл җирлеге башылыгы Рамил Вәлиев, беренчел ветераннар оешмасы җитәкчесе Гөлсинә Әхмәтҗанова, уллары һәм кызлары, киленнәре һәм кияүләре тәбрик итте.
фоторепортаж
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев