Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кечкенә чакта әнә шундый җырлар җырлап йөри идек , хәтерлисезме?

Кояшлы ил – безнең ил, Күге аның гел аяз! Кыш китерсә Кыш бабай, Чәчәк алып килә Яз!

Хәзер дә җырлыйлар мондый җырларны , безнең якты киләчәгебез – Кече Урыссуы авылы «Ләйсән» балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр нинди генә җырлар ,шигырьләр ятламаганнар, телләре чатнап тора.Тәрбияче Зилә апалары «Кояш бәйрәме» уздырыр алдыннан , балаларның кояш турында белемнәрен арттыру өстендә зур эш алып барган.Бәйрәмгә ялтырап кергән Кояшка багышлап бик күп мәкаль-әйтемнәр, эндәшүләр ,чакырулар, санагычлар өйрәнеп куйган нәни Кече Урыссулылар.Ә инде үзен бәйрәмгә чакырмаган өчен ачуланып килгән Болытка , Кояшны капламасын өчен , кәефен күтәреп җибәрү өчен, Аделина бик озын шигырь сөйләп күрсәткәч , Болыт та сөенеп , балалар белән кулга-кул тотынышып , әйлән –бәйлән уйный башлады.Менә шулай күңелле итеп уза безнең сабыйларның кабатланмас балачагы.

 

И.Валеева, Кече Урыссуы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев