Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Күңелле Сабантуйдан ютазылыларга кайнар сәлам

Бүген Ютазы районы халкы, төбәгебез кунаклары ямьле Какылы Күл авылы янындагы матур аланда район Сабан туен бәйрәм итте.

Бәйрәм, гадәттәгечә, чатырлар йөрешеннән башланды. Татар рухын, милли бизәкләрне үз эченә алган чатырларда халкыбызның киң күңеллеге һәм юмартлыгы чагылды. Сабан туен “Уйна, гармун” музыкаль композиция белән район иҗат коллективлары дәвам итте. район халкын һәм кунакларны район башлыгы Рөстәм Нуриев сәламләде. Быел ул беренче тапкыр бары тик татар телендә генә чыгыш тотып, халкыбызга тырыш хезмәте өчен ихлас рәхмәтен җиткерде. Ә фидакарьләр бездә күп. Мәйдан түренә чакырылган уңган игенчеләр, булган терлекчеләр шул хакта сөйләде.

Сабан туена үзгә бер ямь биреп, тройкалар мәйдан әйләнде. Ат чабышлары – элек-электән үк милли бәйрәмнең йөзек кашы. Көрәш... Халык зур дулкынлану белән билбирмәс батырын эзләде. Башка төрле спорт ярышлары, күңел ачу уеннары күп санлы катнашучыларны һәм җанатарларны үз янына дәште. Балалар өчен санап бетергесез күңел ачу чаралары, умарта күчен хәтерләтүче сәүдә рәтләре – халык үз зәвыгына шөгыль тапкан Сабан туе җаннарга дәрт һәм дәрман бүләк итеп, киләсе елга кадәр хушлашты.

Фото http://yutazy.ru/photo/sabantuy-2019

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев