Кешеләр – төп байлык
Тукай исемендәге җәмгыять – районда көчле базалы хезмәт коллективларының берсе. Әмма ул матди-техник базасы белән генә көчле түгел, ул эш кешесенең кадерен, аңа хөрмәт күрсәтә белүе белән дә көчле.
Октябрь ае башында булган Халыкара өлкәннәр көне, бераздан соң булган авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате тармагы хезмәтчәннәре бәйрәме уңаеннан, алар үз пенсионерларына, әле бүген дә хезмәт станы артында торучы эшчеләренә итләтә бүләк ясый.
- Без, гадәттә, халык фикеренә колак салабыз, алар белән киңәшләшеп эш итәбез. Традицион азык-төлек җыелмасына караганда, алар иткә өстенлек бирә икән, димәк, шулай булырга тиеш, - дип сүз алды хезмәт коллективының яшь директоры Рамил Газизуллин.
Элек-электән үк Тукай исемендәге җәмгыятьтә хезмәтчәннәрне матди стимуллаштыруга зур әһәмият бирелә – кешеләр пай җирләре өчен генә натуралата түләү алып калмый, алар, тормышның һәр очрагында да үз хуҗалыкларына таянып гомер итә. Әнә, шушы көннәрдә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне хөрмәтенә Кече Урыссу мәдәният йорты артистлары концерт куячак. Шулай, адәм баласы бер ипекәй белән генә тук була алмый. Ә ипине быел тукайлылар мулдан җыеп алды. Тулырак язманы район гәҗите битләреннән укырга мөмкин.
Ильмира ГАЛИЕВА
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев