Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре ютазылыларны үз-үзеңне саклау кагыйдәләрен сакларга өндиләр

Бүген хокук саклау органнары хезмәткәрләре массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре белән берлектә, закон бозучыларны ачыклау буенча уртак рейд үткәрделәр.

Карантин режимы йомшаруга карамастан, хокук саклау органнары хезмәткәрләре район халкын җәмәгать урыннарында үз-үзеңне саклау режимын үтәүләрен сорый. Рейд барышында алар режимны үтәмәүчеләрне ачыкладылар һәм алар белән профилактик әңгәмәләр үткәрделәр.

- Бүгенге көндә Ютазы полиция бүлегенең хокук тәртибе көчләре белән безнең районга коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау буенча профилактик чаралар үткәрелә. Безнең хезмәткәрләр сәүдә нокталарын, предприятиеләрне, шулай ук җәмәгать транспортын һәм таксиларны тикшерәләр. Хөрмәтле Ютазы районы халкы, җәмәгать урыннарында, кибетләрдә, җәмәгать транспортында булганда, саклык чараларын, санитар нормаларны үтәвегезне, битлек һәм перчаткалар киюегезне үтенәм, - дип мөрәҗәгать итте Россия Эчке эшләр министрлыгының Ютазы районы буенча бүлеге башлыгы Евгений Клещевников.

Шулай ук, хокук саклау органнары хезмәткәрләре районда яшәүчеләргә җәмәгать урыннарында, сәүдә нокталарында булганда үз-үзеңне саклау чараларыннан башка йөргән очракта, административ штрафлар каралуын искә төшерә. Исегездән чыгармагыз, сезнең өчен эшмәкәрләр дә җаваплы. Әйтик, Россия Эчке эшләр министрлыгының Ютазы районы буенча бүлеге башлыгы Евгений Клещевников хәбәр иткәнчә, җәмәгать урыннарында саклык чараларыннан башка булган өчен физик затларга кабат эләккән өчен 1000 сумнан алып административ җәза каралган булса, юридик затларга моның өчен 10 мең һәм аннан да күбрәк штраф салу каралган.

 

Лилия ГӘРӘЕВА

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев