Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хәзер бистә хатын-кызларына да түләнәчәк

Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты 2018 елның 25 июнендә кул куйган №507 санлы карары нигезендә беренче һәм өченче балаларын табучы хатын-кызларга түләнә торган акчалар  хәзер шәһәр тибындагы бистәдә яшәүче хатын-кызларга да түләнәчәк.

Исегезгә төшерәбез, 2018 елның 1 гыйнварыннан бер тапкыр түләнә торган түләүләр кертелде:

- 25 яшькә кадәрге, мөрәҗәгать иткән көннән алып, Татарстан Республикасы территориясендәге авыл җирлегендә, шәһәр тибындагы бистәләрдә даими рәвештә өч елдан да ким яшәмәгән хатын-кызларга беренче сабыйлары туган өчен 50 мең сум күләмендә;

- 29 яшькә кадәрге, мөрәҗәгать иткән көннән алып, Татарстан Республикасы территориясендәге авыл җирлегендә, шәһәр тибындагы бистәләрдә даими рәвештә өч елдан да ким яшәмәгән хатын-кызларга өченче сабыйлары туган өчен 100 мең сум күләмендә.

Шуңа игътибар юнәлтәбез: беренче (өченче) сабыйлары туган хатын-кызларга: әгәр дә хатын-кыз ана булу хокукыннан мәхрүм ителсә (шул исәптән өченче баласына түләүләр билгеләгәндә, алда туган балаларына кагылган очракта да), яисә, бала тулысы белән дәүләт карамагында булган очракта бер тапкыр түләнә торган әлеге түләүләр билгеләнми. Хатын-кыз үлгән очракта, яисә ана хокукыннан мәхрүм ителгәндә (ана хокукына чикләүләр булганда) бер тапкыр түләнүче әлеге түләүләр баланың әтисенә (опекунына) билгеләнергә дә мөмкин.   

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев