Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Китапханәдә күңелле очрашу

Узган атнада Кәрәкәшле авылы китапханәсендә районыбызның шәрефле граждананины Шәрәфиева Сәлимә Шәмсетдин кызының «Сагышларым… Гомер агышларым…» дип исемләнгән китабына сәяхәт узды.

Лилия ГӘРӘЕВА, архив бүлеге җитәкчесе, Бөтендөнья татар конгрессының җирле оешма җитәкчесе
Очрашуны Кәрәкәшле авылы китапханәсе мөдире Ирина Әхмәтова эчтәлекле, мавыктыргыч итеп оештырган иде. Чарада Кәрәкәшле авылы мәктәбе укучылары һәм укытучылары, авылның ветераннар Советы рәисе, Сәлимә Шәрәфиеваның элек укыткан укучылары һәм Сәлимә Шәрәфиева исемендәге Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре катнашты. Кәрәкәшле авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Чишмә» вокаль ансамбле кызлары үзләренең моңлы җырлары белән чарага тагы да ямь өстәде.

Китапның исеме җисеменә туры килә дисәм дә ялгыш булмас. Әлеге басмада Сәлимә Шәрәфиеваның яшьлек чорыннан алып олыгайган көненә кадәр иҗат иткән шигырьләре, төрле елларда республиканың төрле басмаларында басылып чыккан мәкаләләре урын алган. Шулай ук китап битләрен ачып без Кәрәкәшле авылының кыскача тарихы, әлеге авылдан чыккан бихисап күренекле шәхесләрнең исемнәре белән дә таныша алабыз. Китапның нәкъ уртасында Сәлимә Шәрәфиеваның гаилә альбомыннан алынган фотосурәтләр куелган.

Китапханәче Ирина Әхмәтова җыелучыларны китапның эчтәлеге белән таныштырды, китаптан берничә шигырьне укып узды, Сәлимә Шәрәфиева исемендәге Кәрәкәшле авылы туган якны өйрәнү музее хезмәткәре Гөлнара Хәмидуллина китап авторының тормыш юлы белән таныштырды. Кичәгә, шулай ук, Сәлимә апаның укучылары да килгән иде. Күп еллар мәктәптә тел һәм әдәбият укытучысы булып эшләгән, бүгенге көндә ветеран укытучы, Сәлимә Шәрәфиеваның укучысы Дания Вәлиәхмәтова да җыелучыларга үзенең Сәлимә апа белән узган дәресләре турында истәлекләре белән уртаклашты. Шулай ук ветеран укытучы Гөлүсә апа Газизуллина хезмәттәше турында аеруча җылы итеп чыгыш ясады, бергә эшләгән елларны искә алды, музейны ничек итеп бергәләп төзүләре турында сөйләде. Чарада шулай ук укучылар Сәлимә апаның шигырьләрен укыдылар, аның тормыш юлына кагылган презентация белән таныштылар.

Районыбызның шәрефле гражданины, Кәрәкәшле авылының туган якны өйрәнү музеена нигез салучы Сәлимә Шәмсетдин кызы Шәрәфиеваның «Сагышларым… Гомер агышларым…» китабы белән китапханәләрдә укып таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев