Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Көн кадагында

Чит ил кешеләренә кагыйдәләрне искә төшерделәр.

Район икътисадында чит ил кешеләренең өлешен билгеләми булмый: социаль программаларны гамәлгә ашыруда мигрантларның өлеше шактый.

Хәзерге Русия җәмгыятендә мигрантларның яраклашу мәсьәләсенә җитдирәк игътибар бирелә башлады. Мәсәлән, Татарстанда 2025 елдан башлап "Татарстан Республикасының чит ил гражданнарын социаль һәм мәдәни яраклаштыру үзәге" коммерцияле булмаган авномияле оешмасы (АНО) эшли. Безнең районга эш сәфәре белән Үзәк вәкиле - хакимият органнары белән хезмәттәшлек итү бүлеге начальнигы Марсель Дәүләтшин килде. Районның миграция хезмәте җитәкчесе Ләйсән Гарифуллина озатуында ул бүген төбәкнең эшче көче структурасында билгеле бер өлешне биләгән чит ил кешеләре белән очрашты.

Марсель Дәүләтшин Русия Федерациясенең төп принциплары һәм кыйммәтләре, шулай ук Русия Федерациясе территориясенә керүче гражданнар яхшы хәбәрдар булырга тиешле кагыйдәләр турында кыскача сөйләде. Бу хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыру таләпләре, җәмәгать урыннарында тәртип нигезләре, чит ил гражданнары куллана алырлык һәм тиешле төп мәгълүмат ресурслары. Моннан тыш, Дәүләтшин кагыйдә-законнарны бозган өчен җаваплылык турында искә төшерде. Район һәм төбәк халкының чит ил гражданнары белән хезмәт, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлегенең мөһимлеген аңлап, Үзәк вәкиле бүгенге җәмгыятьнең төп мәсьәләсенә - тотрыклылыкны саклауга, тыныч яшәүгә, татулыкка һәм бер-береңә карата сабыр булу мөнәсәбәтенә басым ясады.

 

Кыскача белешмә:

1, Үзегез белән һәрвакыт шәхесне раслаучы документлар йөртегез.

2.Артык кычкырып сөйләшеп, әйләнә-тирәдәгеләрнең игътибарын җәлеп итмәгез.

3, Җәмәгать урынында үзегезне дорфа тотмагыз.

4,Автомобиль, фатир яки йорт тәрәзәләреннән ишетелгән каты милли музыка әйләнә-тирәдәгеләрнең ачуын китерү ихтимал.

5,Күршеләр белән дустанә мөнәсәбәтләрне саклау өчен чисталыкны һәм тәртипне саклагыз.

6,Русиядә хатын-кыз ир-атлар белән тигез хокукларга ия. Хатын-кызлар ирекле киенергә хокуклы. Кычкыру, хатын-кызга карата хөрмәтсез мөнәсәбәт рөхсәт ителми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев