Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кошларның А гриппын кисәтү җиңелрәк

Район дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы Ришат Зарипов мәгълүматы буенча, әлеге чир май аенда Тыва Республикасында ачыкланган һәм аны аңа якын булган өлкәләргә алып керү куркынычы бар. Әмма күчмә кошлар белән әлеге кизү зур территориягә дә таралырга мөмкин. Шуңа күрә куркынычсызлык чараларын безнең республикада яшәүчеләргә дә күрү артык булмас.

- Кошларның кинәттән үлә башлавы очрагында, авыруның сәбәпләрен ачыклау һәм кизү таралуга юл куймау максатларында кичекмәстән район дәүләт ветеринария хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк, - дип кисәтә район ветеринария хезмәте начальнигы. - Шәхси иминлек максатларында гражданнарга кошларны махсус киемнәрдә карау, суйгач, эчләрен перчатка киеп чистарту мәҗбүри һәм башкалар.

Кошның А гриппын йоктыру билгеләре

1. Азыктан һәм судан баш тартуы

2. Каурыйларының тырпаюы

3. Башларының шешенеп торуы

4. Кикрикләренең һәм тәпиләренең төсе үзгәрүе

5. Хәрәкәт координацияләре бозылу

6. Калтыранулары

7. Табигый булмаган позалары

8. Суда йөзүче кошларның күзләренең мөгез катлавы томанлануы

Ветеринарларның киңәшләре

Юл куймаска

1. Йорт кошларының кыргый күчмә кошлар белән элемтәсенә

2. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда асрау өчен кыргый суда йөзүче кошларны аулауга

3. Ишегалды территориясендә ауланган кыргый кошларның эчләрен тазартып, калдыкларны йорт кошларына бирүгә

4. Йорт кошлары асралган урынга чит затларны кертүгә

5. Чирле кошның итен ашарга һәм хайваннарга ашатырга

Киңәш ителә

1. Кошларны ачык сулыкларга якын китермичә генә эчерергә

2. Кошларны иреккә чыгармыйча тотарга, сеткадан чикләр куярга, лапаслар, куркыткычлар урнаштырырга

3. Чебиләрне һәм инкубация өчен йомыркаларны имин чыганаклардан сатып алырга, тере кошларны базарларда һәм рөхсәт ителмәгән сәүдә урыннарында сатып алудан тыелырга, сатучылардан ветеринария документлары булуны таләп итәргә

4. Азыкны ябык бинада сакларга

5. Кошларны карау инветарен аерым урнаштырырга, аны чиста тотарга

6. Ишегалдын һәм каралты-кураны вакытында чүптән һәм кошларның тизәкләреннән арындырырга

7. Йорт кошларын кыргый кошларны җәлеп итмәс өчен ябык бинада ашатырга

8. Төрле төр кошларны аерым асрарга

9. Көнкүрештә файдаланылучы кошлар йонына һәм каурыйларына кайнар эшкәртү уздырырга

10. Тулысынча чистартканнан соң, инвентарьгә һәм кош абзарларына дезинфекция үткәрергә

11. Кошларның тизәкләрен һәм түшәмәләрен яндыру һәм термик эшкәртү юлы белән зарарсызландырырга

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев