Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Красновлар династиясе

Һәр укытучы - кеше язмышларын иҗат итүче!

Дөньяда күпме һөнәр, шулкадәр династияләр дә бар. Нинди генә династияләр юк! Нефтьчеләр һәм шахтерлар, механизаторлар һәм табиблар, артистлар һәм архитекторлар…

Хезмәт династияләренең сере нидә? Бәлки танылырга, бай һәм камил булырга омтылудадыр?

Укытучылар династиясе - ул үзенчәлекле тема. Бу һөнәрне сайлау гына түгел, ә мирас буенча бирелә торган эчке ихтыяҗ да. Чөнки укытучы бернинди өстенлекләр дә, матди байлык та вәгъдә итми. Шуңа да карамастан, мәктәпкә укыту эшенә үз сәләтен алдан тоючылар бара.

Таныш булыгыз,укытучылар династиясе - Красновлар. Династиягә нигез салучы гаилә башлыгы, Николай Петрович Краснов Баулы районында туа. Узган гасырның җитмешенче еллары башында, Әлмәт физкультура техникумын тәмамлаганнан соң, ул район халык мәгарифе бүлеге юлламасы буенча Подгорный мәктәбенә эшкә килә, соңрак  бирегә туган авылыннан яшь хатынын да алып кайта. Мәктәптә ул укучыларга физик культура дәресләрен генә түгел, хезмәт дәресләрен дә укыта. Николай Петрович Подгорный мәктәбендә пенсиягә чыкканчы утыз сигез ел хезмәт куя.

Әтисе эшен улы Александр Николаевич Краснов туган мәктәбендә дәвам итә. 2001 елда, Бөгелмә индустриаль-педагогика техникумын тәмамлаганнан соң, ул күпмедер вакыт Подгорный мәктәбендә әтисен алмаштыра, ә аннары шул ук дисциплиналарны Урыссудагы 1 санлы мәктәптә укыта. Әмма әтисе лаеклы ялга чыккач, Александр Николаевич үз эшен туган мәктәбендә дәвам итә. Бераздан  аны директор итеп билгелиләр. Бүген ул Әбсәләм мәктәбендә физкультура дәресләре укыта.

Династиягә нигез салучының кызы Вера Николаевна Нафикова (Краснова) шулай ук педагогика юлын сайлый, әмма башка юнәлеш буенча. Ул рус теле һәм әдәбияты белгечлеге буенча Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлый. Чирек гасырга якын Вера Николаевна әлеге фәннәрне туган мәктәбендә укыта һәм берничә ел элек кенә, аны башлангыч мәктәп статусына күчерү сәбәпле, Урыссу гимназиясенә күчә.

Укытучы – гади эшкә караганда, шактый тирәнрәк мәгънәгә ия. Әгәр дә сезнең йортыгызда кич белән педсовет һәм барлык сөйләшүләр мәктәп турында гына икән, әгәр һөнәр берничә буын гаилә тормышына әверелгән икән, димәк, бу - укытучылар династиясе, кыйммәтле һәм аңлатып булмый торган күренеш...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев