Кәрәкәшле авыл җирлеге халкын район башлыгы кабул ите
Агымдагы атнада Кәрәкәшле авыл җирлеге халкы үз гозерләре белән район башлыгы Рөстәм Нуриевка мөрәҗәгать итте.
Кәрәкәшле авыл җирлеге депутатлары белән берлектә гражданнарны кабул иткән Рөстәм Нуриев халыкны борчыган сорауларга - газ линияләренә комачау итә торган карт агачларны кисү, Урал бистәсендә клуб төзү, Каран-Чишмә урамында юл салуны төгәлләү һәм көнкүрешкә кагылышлы башка сорауларга җавап бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев