Кәрәкәшле авылы механизаторлары чәчүгә хәзерләнә
Бүген "Кәрәкәшле" җәмгыяте базасында язгы кыр эшләренә әзерлек буенча оператив киңәшмә узды.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Аяз Шафигуллин агрокомплекс җитәкчеләрен, инженер-техник персоналны ремонт эшләре белән берьюлы авыл хуҗалыгы машиналарын агрегатлаштыруны да алып бару мөһимлегенә басым ясады. Районның баш инженеры Азат Мәхмүтов косметик ремонтның әһәмиятен билгеләп узды. Районның баш агрономы Андрей Борисов ашлык складлары нигезләрен кардан арындыруны, җылы көннәрдә амбар ишекләрен ачуны максат итеп куйды.
Киңәшмәнең икенче көн өлешендә аграрчылар "Кәрәкәшле" җәмгыяте механизаторларының чәчү кампаниясенә хезерлеген тикшерде - алар авыл хуҗалыгы машиналарын агрегатлаштыру барышы белән якыннан танышты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев