Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Кәрәкәшле авылына да Нәүрүзбикә килгән

Кәрәкәшле авылы халкы "Ач ишегең, керәмен" исеме астында Нәүрүзне бәйрәм иткән.

Безгә бу хакта мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Динә Ямалиева җиткерде. Бәйрәм иртәсе "Ләйсән" балалар бакчасы нәниләре чыгышы белән башланган. Сәхнәләштерелгән төрле күренешләр, уен һәм җыр белән үрелеп барган бәйрәмдә катнашучыларның йөзләрендә шатлык һәм мәрхәмәтлелек нуры балкыган. Нәүрүз бәйрәменнән мәктәп укучылары да читтә калмаган - алар үз куллары белән пешергән сый-нигъмәтләр ярминкәсе оештырган. Әлбәттә, ахырда тәмле Карга боткасы һәм кайнар коймак белән чәй табыны артында бөтен кешегә дә урын табылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев