Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кәрәкәшле авылында район башлыгы халык белән очрашты

Узган атнада Кәрәкәшле авыл җирлегендә район башлыгы Рөстәм Нуриев гражданнарны кабул итте.

Кәрәкәшле авыл җирлеге депутатлары белән берлектә халыкны кабул иткән Рөстәм Нуриевка беренче булып авылның башлангыч хатын-хызлар советы рәисе Гөлфирә Мөхетдинова мөрәҗәгать итте. Ул, Кәрәкәшле авыл җирлеге составына керүче торак пунктларның район үзәгеннән шактый ерак урнашуын һәм үзәк хастаханәдән ашыгыч медицина ярдәме машиналарының вакытында килеп җитә алмау ихтималын күздә тотып, Ютазы табиблык амбулаториясендә ашыгыч медицина ярдәме хезмәтен кире тергезү мәсьәләсен күтәрде. Урал бистәсеннән Нурия Исхакова үзе гомер итә торган торак пункт халкының мәдәни тормыштан инде бик озак еллар дәвамында мәхрүм булып яшәвенә борчылуын белдерде. Бистәдә мәдәни учак йорты моннан берничә ел элек төзелә башлый. Әмма тормышны үзгәртеп кору сәясәте шаукымы астына эләккән бина төзелеше "туңдырыла".

- Илдә генә түгел, дөньяда бара торган икътисадый кризис ныклап торып аяк чалмаса, без бу төзелешне тергезүне һәм тәмамлауны күз уңында тотабыз, - дип җавап бирде Рөстәм Нуриев.

Кабул итүгә килгән халык көнкүрешкә кагылышлы башка мәсьәләләрне - газ линияләренә комачау итә торган карт агачларны кисү, ветераннарга ташламалар бирү, мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә балаларны урнаштыру, Каран-Чишмә урамы юлына вак таш түшәүне тәмамлау кебек сорауларны да күтәрде. Район җитәкчесе аларның берсен дә җавапсыз калдырмады. Рөстәм Нуриев, кабул итүгә килгән бер ханымның гозерен тыңлаудан тыш, ул аның белән "башкисәр" булып үсеп килүче улының язмышы турында да уртага салып сөйләште. Ул әлеге авыл җирлегендә тәртипсезлек көчле булуының, кайбер гаиләләрнең амораль тормыш алып баруының сәбәбен нәкъ менә эчкечелек дигән афәтнең тирән тамыр җибәрүендә күрде. Димәк, авыл җирлеген төзекләндергәнче, аның әхлак йөзен үзгәртергә кирәк. Шул вакытта карт талларны кисү проблемасын авыл эчендә генә дә хәл итәргә мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев