Кәрәкәшле авылында - Сабан бәйрәме
Узган якшәмбе иртәсендә Кәрәкәшле авылы халкы күңелле Сабан туена җыйналды.
Матур итеп бизәлгән мәйдан олысын һәм кечесен үзенә җәлеп итте. Сувенирлар, тәм-томнар һәм шашлык белән сату нокталары үз эшен җәелдереде. Бәйрәмне авыл аксакалы Ислам хәзрәт Җәлилов ачып җибәрде. Сабантуйның мактаулы кунагы район мәгариф бүлеге начальнигы Гүзәл Гыйлаҗева, Кәрәкәшле авыл җирлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Гөлнара Хәмидуллина бар халыкны күркәм бәйрәм белән тәбрик итте. "Кәрәкәшле” җәмгыяте директоры Альберт Зарипов язгы кыр эшләренә йомгак ясады һәм хезмәт алдынгыларын бүләкләде.
Сабантуй "Тамчылар”, "Идел" иҗат коллективлары һәм Кәрәкәшле мәдәният йорты солистлары Мөдәмил Шәкүров, Амалия Хафизова, Венера Габидина, Динә Ямалиева чыгышлары белән үрелеп барды. Бәйрәмне үзләренең җырлары белән Түбән Кама кунаклары Ләйсән һәм Фәнис Мәрдәновлар, Әлмәттән Гөлгенә Шәмсетдинова һәм башкалар бизәде. Берьюлы мәйданда төрле бәйгеләр һәм ярышлар үткәрелде: милли көрәш, капчык белән көрәш, аркан тарту, баганага менү һәм башкалар. Сабантуй программасы җиңүчеләрне бүләкләү һәм күмәк бию белән дә тәмамланды.
Динә ЯМАЛИЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев