Кәрәкәшле авылын "кече академия" дип юкка гына атамыйлар, чөнки бу авыл мәктәбен тәмамлаучылар арасында академик, профессорлар, фән кандидатлары бихисап.
Алар арасында академик М. Зәкиев, профессорлар Ф. Хисамова, К. Яхин, М. Газизов, Ә. Шәрипов, язучы Ә.Ибраһимова, шагыйрь Сирин Батыршин һәм башкалар бар. Шушы уңайдан музейда, "Татарстанда Музейлар язы - 2017" акциясе кысаларында, "Авылның күренекле кешеләре" исеме астында күрсәтмә лекция уздырылды. Кәрәкәшле мәктәбе укучыларына әлеге зыялы шәхесләр турында мәгълүмат бирелде һәм аларның музей фондында саклана торган шәхси әйберләре күрсәтелде, дип хәбәр итә музей директоры Гөлнара Хәмидуллина.
Нет комментариев