Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кәрәкәшле халкы мәдәни тормыш белән яши

Кәрәкәшле мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, чараларга үсеп килүче буынны да җәлеп итеп, авылның мәдәни тормышын тагын да кызыклырак итә.

Күптән түгел алар авылның “Ләйсән” балалар бакчасына кунакка килгән. “Сәламәт тәндә - сәламәт рух” исеме астында алар бергәләп спорт уеннары оештырган. Саф һавада рәхәтләнеп уйнаган һәм шаярган сабыйларга Шарик кушаматлы эт белән маймыл Гучи да күңел күтәренкелеге бүләк иткән.

Мәдәният хезмәткәрләре Кәрәкәшле мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары янына да барган. Укучыларны мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Дина Ямалеева Россиянең хәрби тарихы белән таныштырган. Шушы көнгә багышлап малайлар һәм кызлар арасында “Сугыш авазлары күптән тынса да...” дип исемләнгән рәсем бәйгесе игълан ителгән булган. Шул форсаттан балалар төшергән бер генә сурәт тә игътибарсыз калмады, яшь рәссамнәрны зур булмаган бүләкләр белән билгеләп уздык, дип хәбәр итте Кәрәкәшле мәдәният йорты директоры Эльвира Исхакова.

Ильмира ГАЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев