Кәрәкәшле мәдәният йортында - капремонт
Бүгенге көндә Кәрәкәшле авылының мәдәният учагы капиталь ремонтка ябылды.
Район мәдәният бүлеге начальнигы Алсу Хөсәенова сүзләренә караганда, республика бюжетыннан әлеге эшкә 4 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Ремонт эшенә алынган бригада хәзерге вакытта стеналарны тигезли, түшәм һәм идәннәрне ясый, тәрәзә һәм ишекләрне алмаштыра. Ремонт, тамаша залы белән берьюлы, башка бүлмәләрдә дә бара. Мәдәният йортының инфраструктура уңайлыклары да үзгәртеп ясала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев