Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Кәрәкәшле мәдәният йортында ремонт тәмамланды

Чыннан да, бусагадан ук сине елмаеп каршы алучы клубка керүе - үзе бер рәхәт. Ә ярты гомерләре биредә уза торган хезмәткәрләр өчен исә ул икеләтә рәхәт.

- Мәдәният йортының стеналары тигезләнде һәм буялды. Идәннәр алмаштырылды. Ишек һәм тәрәзәләр тулаем яңартылды, - дип безне бүлмәдән бүлмәгә озата йөргән мәдәният йорты директоры Эльвира Исхакованың шатлыгы йөзендә үк балкыды. - Сез утларны карагыз. Ничек якты яна алар. Безнең клубның бу кадәр якты һәм нурлы булганы юк иде әле.

Мәдәният йорты хезмәткәрләренең төп эше кайный торган тамаша залын ремонтлаганда, аны җылытуга зур әһәмият бирелгән. Төрле массакүләм мәдәни-күңел ачу чаралары уза торган зал исә, гомумән, кояш нурларыннан балкып тора. Китапханә урнашкан, төрле түгәрәкләр эшли торган бүлмәләргә дә ремонт кергән. Хәтта моңа кадәр складны хәтерләткән бүлмәне бушатып, мәдәният хезмәткәрләре аны да файдалы мәйданга әверелдергән - ул хәзер административ блокка әверелгән.

Хәзерге вакытта мәдәният йорты тәрәзә һәм сәхнә пәрдәләренә урындыкларга заказ бирелгән. Ел дәвамында башка төрле җиһазлар, китапханәгә стеллажлар кайтыр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев