Кәрәкәшле музеенда балаларны яклау көненә чара узды
Кәрәкәшле туган якны өйрәнү музеенда балаларны яклау көне уңаеннан "Әбиемнең күңел сандыгы " дип исемләнгән чара узды. Чарада мәктәп яны ял лагерена йөрүче балалар катнашты. Алар борынгы көнкүреш кирәк -яраклары, бизәнү әйберләре, милли киемнәр белән таныштылар. Мәкальләр һәм табышмаклар әйтешеп, үзләренең зирәклекләрен, тапкырлыкларын күрсәттеләр, борынгы уеннар уйнадылар.
Кәрәкәшле туган якны өйрәнү музеенда балаларны яклау көне уңаеннан "Әбиемнең күңел сандыгы " дип исемләнгән чара узды.
Чарада мәктәп яны ял лагерена йөрүче балалар катнашты. Алар борынгы көнкүреш кирәк -яраклары, бизәнү әйберләре, милли киемнәр белән таныштылар. Мәкальләр һәм табышмаклар әйтешеп, үзләренең зирәклекләрен, тапкырлыкларын күрсәттеләр, борынгы уеннар уйнадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев