Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кәрәкәшле Сабан туенда – дәрәҗәле кунаклар

Кәрәкәшле авылының иң матур аланында халкыбызның яраткан һәм көтеп алынган милли бәйрәме - Сабан туе узды.

Кәрәкәшле авылы җирлеге башлыгы Альфред Даүләтгәрәев авылдашларны бәйрәм белән тәбрик итте. Район вәкиле Сәгәдатулла Төбәтуллин, авылдашыбыз профессор Әнвәр Шәрипов барыбызны да бәйрәм белән котлап, иң изге теләкләрен белдерделәр. "Кәрәкәшле" җәмгыяте директоры Альберт Зарипов кыр батырларына бүләкләр өләште. Районыбызның "Моңсар" ансамбле авыл халкына үзләренең иң матур җырларын бүләк итте. Олысы һәм кечесе уеннарда һәм бәйгеләрдә бик теләп катнашты.

Ә инде, 5 июнь көнне, авылыбызның тройкасын җигеп, без киттек район Сабан туена. Кыр батырларына буләкләр җыючы яшьләрне җыр-бию белән каршы алдык, күңелле итеп ял иттек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев