Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Кәрәкәшлелеләргә элемтә кирәк

Кәрәкәшле һәм Урал торак пунктларда элемтә начар, Интернет юк дәрәҗәдә.

Бу мәсьәләне чишү өчен Аяз Әдип улы ТР Элемтә һәм информатизация министрлыгына мөрәҗәгать итәргә ышандырды.

Әлеге авыл җирлеге составына кергән Урал бистәсендә моннан ике ел элек “Авыл клублары” республика программасы буенча яңа күп функцияле мәдәният учреждениесе салынды. Әмма аның алды территориясенә асфальт түшәлмәгән. Гражданннар җыенында катнашкан Аяз Шафигуллин бу сорауны муниципалитет көче белән хәл итәргә вәгъдә итте.

Быел район бюджеты хисабына Кәрәкәшле мәктәбендә өлешчә ремонт ясала башлаган. Әмма мәгариф учрежденисендә, асылда, дәресләр еш уза торган сыйныфларда тәрәзәләрне яңарту да таләп ителә. Бу сорау 2021 ел планына кертеләчәк, диелде очрашуда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев