Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Кәрәкәшлелеләрне сөт сату бәясе борчый

Кәрәкәшле авыл җирлегендәге гражданнар җыенында халык күтәргән сорауларның берсе нәкъ менә шушы проблема белән бәйле иде.

Әлеге уңайдан зар-интизар белдергән кәрәкәшлелеләр белән район башлыгы Рөстәм Нуриев та килеште. Ул авыл җирлеге һәм "Кәрәкәшле" җәмгыяте җитәкчелегенә кыска вакыт эчендә җирле халыктан сөт җыюны һәм хуҗалык продукциясе белән беррәтән, аны бер үк хактан сатуны оештыруны бурыч итеп куйды.

Рөстәм Мидхәт улы "Кәрәкәшле", "Нәбиуллин" хуҗалыкларының бүгенге эшчәнлеген мактап телгә алды, киләчәктә аларга зур өметләр баглануын ассызыклады. Якын киләчәктә агроколлективларның матди-техник базаларын ныгыту максатында аларның икесенә дә мал тораклары тергезү, техника сатып алу мөһимлеген искәртте. Шулай ук җирлектә яшелчәчелекне тагын да җәелдерүне көн кадагына куйды. Сүз уңаеннан, биредә мондый төр эшчәнлек белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр бар.

Гражданнар җыены күңелле миссия белән тәмамланды. Район башлыгы Рөстәм Нуриев Кәрәкәшле авылының башлангыч хатын-кызлар советы рәисе Гөлфирә Мөхетдиновага күпьеллык намуслы хезмәте өчен Татарстан Дәүләт Советыннан бүләк тапшырды. Шәхси ярдәмче ихатасында ишле сыер асраучы Энҗе Гыймаева савым аппараты белән бүләкләнде. Җирлектә кошчылык белән шөгыльләнүче Ренат Латыпов та иганәче призына лаек булды. Шулай да бүләкнең иң кыйммәтлесен "Кәрәкәшле" җәмгыяте белән озак еллар җитәкчелек иткән, нинди генә авыр вакытларда аны саклап кала алган Альберт Зарипов кабул итеп алды. Хезмәттәшләре аңа ат бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев