Күңелле бәйрәм чаралары дәвам итә
Районда бәйрәм чаралары дәвам итә
Кәрәкәшле мәдәният йорты да бу көннәрдә балаларның шат авазларыннан яңгырап тора. Бүген, мәсәлән, биредә мәктәпнең ял лагерена йөрүчеләр һәм кунак малай-кызлар катнашында "Тылсымнан тыш могҗиза" чарасы узды. Мәдәният йортының музыка җитәкчесе Гөлүсә Газизуллина балаларны кызыклы, җырлы- моңлы уеннарга өйрәтте. Чарада катнашучылар куркынычсызлык кагыйдәләрен дә исләренә төшерде, төрле уеннарда катнашып, Кыш бабай бүләкләре һәм тәм-томнар алды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев