Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Күп фатирлы йортта яшәүчеләргә оят булырга тиештер

Урыссу бистәсендәге күп фатирлы йортларда яшәүчеләр еш кына коммуналь хезмәт эшчеләренә кирәгеннән артык таләпләр куялар.

Һәрхәлдә, «Уруссу-водоканал» җәмгыяте хезмәткәрләре нәкъ шундый фикердә, чөнки аларга еш кына халыкның канализация челтәреннән файдалануга җавапсыз мөнәсәбәте шаһиты булырга туры килә. Предприятие директоры Рамил Абдулхәкимов бер ише урыссулыларның гамьсезлегенә борчылу белдерә. 
— Канализация челтәрләренә чүпрәк, салфетка, кыстыргыч, бала аслык-чүпрәкләре һәм башка төр көнкүреш калдыкларын салмагыз, — дип кисәтә ул. — Канализация челтәрләре каты көнкүреш калдыкларын эшкәртү һәм ташу өчен тәгаенләнмәгән. Моның өчен махсус хезмәт — «ГРИНТА» җәмгыяте бар, ул көн саен чүп-чарны тиешле полигонга чыгара. Безнең предприятиегә су агызу челтәрләреннән ул калдыкларны тотып алырга туры килә, ә бит алар суда эреми, канализация станцияләрендәге насосларны, шул ук челтәрләрне дә томалый. Шуңа бәйле соңгы вакыйга Урыссу урамы буйлап 17, 22А, 24 һәм 26 йортлардан ары төп 500нче коллекторда күзәтелде. Көнкүреш калдыкларын бәдрәфкә агызучыларга кабат мөрәҗәгать итәбез: зинһар, мондый хәлгә юл куймасагыз иде!

Бу бит сезнең күршеләргә, шулай ук безнең преприятиегә дә кире тәэсир итә. Су агызу челтәрләрен ремонтлау урынына, без канализация чистарту белән шөгыльләнергә мәҗбүрбез. «Урыссу-водоканал» җәмгыяте өчен җәй айлары — кышкы чорга әзерлек буенча җитди-киеренке эш вакыты. Ә чынында безгә нәрсә белән шөгыльләнергә туры килә? Үзегез уйлагыз, кыскасы...
Роза Искәндәр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев