Һәлак булган сугышчының туганнары, җавап бирегез!
Редакциягә Брянск өлкәсендә һәлак булган сугышчының туганнарын табарга ярдәм итүне сорап, Владимир Вебер мөрәҗәгать итте.
"Җиңүнең 70 еллыгы" проекты кысаларында сезнең районның Акбаш авылыннан 1925 елгы кече сержант Сахбай Әхмәт улы Әхмәтовның туганнарын яки вафат булучының фотосурәтләрен табарга ярдәм итүне үтенәм. Ул 1943 елның 25 сентябрендә Брянск өлкәсенең Суражский районы Нивное авылын азат иткәндә, геройларча һәлак була, ул анда хәрби мемориалда лаеклы җирләнгән. Мәгълүматлар төбәкне өйрәнү музее һәм яңа мемориал өчен кирәк", - дип яза хат авторы. Аның белән 8-9037787205 телефоны аша (Владимир Фредович Вебер) элемтәгә керергә яки vweber @mail.ru электрон адресына җибәрергә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев