Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Латыйповлар үстергән казлар – табын күрке

Димтамак авылында яшәүче Латыйповлар гаиләсе моннан бик еракта калган 1994 елдан алып күрше-тирәне генә түгел, якында урнашкан торак пунктларда яшәүчеләрне дә кош-корт белән тәэмин итә.

Ел әйләнәсенә 20-25 мең данәгә кадәр кош-корт үстереп сата алар.

- Быел кош-корт асрау технологиясенә үзгәреш кертергә җөрьәт иттек – өч мең баш казны нәселгә калдырдык, - дип сүз башлады ул. - Башка елларда йомырка сатып алып, аны үзебезнең инкубаторларда чебеш һәм бәбкәләр чыгара идек. Аларны күмәртәләп, берникадәр үстереп саткан вакытлар да булды. Киләсе елда менә шушы нәселгә дип калдырган 3000 данә каздан 100 мең йомырка алырга һәм алардан 70-75 мең бәбкә чыгартып үстерергә уйлыйбыз.

Латыйповларның кошчылык бизнесы турындагы тулы язма белән район гәҗитенең җомга санында танышырга мөмкин булачак.

Ильмира ГАЛИЕВА

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев