Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ленин белән бер көнне туган

Бәйрәкә авылы ветераны Фәния Әгъзамовага 90 яшь тулды.

22 апрель көнне Бәйрәкә авылында гомер кичерүче хезмәт ветераны Фәния Нуриәхмәт кызы Әгъзамовага 90 яшь тулды. Юбилярны котларга  башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов, “Агромир” җәмгыяте җитәкчесе  Сирин Галиев, Бәйрәкә авыл җирлеге башлыгы Альбина Әхмәтшина һәм Бәйрәкә авылы ветераннар советы рәисе Әлфия Хаҗиева да килде. 

Әлеге юбилейның үзенчәлеге шунда ки, Фәния Нуриәхмәт кызы Владимир Ленин белән бер көнне туган. Ул дөньяга Бәйрәкә авылында килсә, Ленин - Сембердә, хәзерге Ульяновск шәһәрендә аваз салган. 

Бөтен галәмгә танылган политиктан аермалы буларак, Фәния җиденче сыйныфтан соң ук фермада хезмәт юлын башлаган. Озак еллар дәвамында, хаклы ялга чыкканчы, сыер савучы булып эшләгән. Аның хезмәт кенәгәсендә бары тик бер генә  – туган хуҗалыгында эшләвен раслаучы язу гына теркәлгән. Фәнияне язмыш иркәләмәгән, бик иртә тормыш иптәшен югалткан, 36 яшьтә өч сабые белән ялгыз калган... Сынауларга, кыенлыкларга карамастан, тырыш-уңган ханым балаларын аякка бастырган, бүген дә рух көчен югалтмый, тормыштан ямь табып яши. Әлеге көндә ул кызы Әлфия белән гомер итә. Әлфия әнисе янында булу нияте белән Мәскәүдән кайткан. Абыйсы исә махсус хәрби операциядә... 

90 еллык күркәм юбилей котлауларга бер сәбәп кенә түгел, билгеле. Байтак тормыш сынауларын җиңгән, һичнигә карамый какшамас чыдамлылык үрнәге булган гаҗәеп ханымга хөрмәт хисе белдерү форсаты да. Фәния Нуриәхмәт кызы -- Бәйрәкә авыл тарихының аерылгысыз бер өлеше. Аның озайлы, вакыйгаларга ифрат бай язмышы һәрдаим соклану, ихтирам тойгысы уята. Ныклы сәламәтлек, имин гомер насыйп булсын кадерле якташыбызга!

Юлия Дәүләтбаева 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев