Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

 “Ливневка”ларны ремонтлыйлар

Урыссу бистәсенең үзәк мәчет кырыенда янгыр суларын җыелып торган проблеманы чишү эше башланды.

(Фәнүзә ИБРАҺИМОВА автор фотосы)

Хәзерге вакытта юлның әлеге участогында яңгыр суларын кабул итүче канализацияне ремонтлау эше бара. Район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге мәгълүматы буенча, су җыелып тору яңгыр суын кабул итүче торбаның пычрак белән каплануы аркасында килеп чыккан. Ремонт эшләре барышында әлеге участокта асфальт салдырыла һәм торбаның бер өлеше яңага алмаштырыла. Чиратта, шулай ук, проблемалы булып саналган тагын бер участок, Пушкин урамында, элеккеге гимназия бинасы янында. Эшләрне “Төзекләндерү” МУП башкара.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев