Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Өлкәннәргә барлык чагылышында сәнгать бүләк иттеләр

Өлкән яшьтәгеләр ункөнлегендә район мәдәният йортында алар өчен традицион концерт уздырыла, әмма быел әле аларны тагын бер күңелле сюрприз көтте.

Мәдәният йорты фойесында кунакларны җәен безнең төбәкләргә килеп киткән Татарстан рәссамнары картиналары күргәзмәсе каршылады. Аларның иҗат җимешләре - бу күргәзмәгә куелган иллегә якын күркәм табигать күренешләре һәм натюрмортлар иде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Пройдакова чарада катнашкан картиналар авторларына районны сәнгать аша күрсәткәннәре өчен район җитәкчелегенең рәхмәтен җиткерде. Татарстан рәссамнары берлеге рәисе урынбасары Альберт Шиабиев, үз чиратында, рәссамнар бирегә килгән саен җылы каршылаганы өчен район халкына рәхмәт белдерде. Сүз уңаенда, Татарстан рәссамнарына безнең район шул дәрәҗәдә ошаган ки, алар хәзер безнең төбәккә даими килә башлады. Күргәзмәдә аларның якты төсләр өстенлек иткән көзге пейзажлары да бар иде. Чаллы рәссамы Әбүзәр Габдрахманов безнең журналистка үзенең өлкән буын вәкиле булуын, ә рәсем төшерү белән унбиш яшьтән шөгыльләнә башлавын бәян итте.

Сәхнәдә исә балалар вокал һәм хореография коллективлары, шулай ук район артистлары күп санлы тамашачыларга үзләренең иң яхшы концерт номерларын тәкъдим итте. Сәнгать осталарының чыгышлары хөрмәткә лаек тамашачыларга шатлык бүләк итүнең эчкерсез теләге белән тулган иде. Аларның җырлары һәм биюләре үзләренә терәк булган, аякка басарга ярдәм иткән иң кадерле кешеләренә - әниләре һәм әтиләре, әбиләре һәм бабаларына багышланган иде. Район башлыгы урынбасары Зәрия Рәшитова өлкән буынны бәйрәм белән котлады, гаиләләрендә иминлек һәм җылылык теләде, яшь буынны өлкәннәргә карата игътибарлы һәм кайгыртучан булырга чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев