Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәдәният йорты сәхнәсендә - Яңа ел спектакле

Район мәдәният йорты сәхнәсендә Евгений Шварц әсәре буенча куелган «Югалган вакыт турында әкият» спектакленең премьерасы узды.

Аны сәхнәгә район мәдәният йорты режиссеры Эльвира Камалиева куйды. Спектакльдә “Маски” театр коллективына йөрүчеләр, район мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм “Грация” бию студиясенең хореография коллективы (җит. Иветта Сөләйманова) катнашты.

Әлеге әкияттә явыз сихерчеләр сигезенче сыйныф укучысы Петяны һәм башка укучыларны карт-карчыкларга әйләндерә, чөнки алар вакытның кадерен белмичә, аны юкка сарыф итә.

Спектакль мавыктыргыч, һәркем сабак алырлык һәм кызыклы булды. Тавыш һәм яктылык алымнарын уңышлы куллану, шулай ук сәхнәнең әкияти бизәлеше, актерларның үзенчәлекле киемнәре спектакльгә аерым бер могҗизаи төсмер өстәде. Ә спектакльдә катнашучыларның тамаша залына килүче балалар белән аралашуы һәркемгә тылсымлы әкият дөньясына чумарга мөмкинлек бирде.

Анастасия МИХАЙЛОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев