Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Мәгариф министрлыгы мәктәпкә кабул иткәндә бала гражданлыгын раслау ысулларын аңлатты

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпкә кабул итү вакытында баланың гражданлыгын раслау өчен кирәкле документлар турында сорауларга җавап бирде.

Ведомство хәбәр иткәнчә, Россия Президенты Владимир Путинның 2023 елның 22 ноябрендәге 889нчы Указы нигезендә, 14 яшькә кадәрге балаларның гражданлыгын раслауның өч төп ысулы бар:

Баланың чит ил паспорты, анда гражданлыгы күрсәтелгән булса.

Россия Федерациясе гражданины булган ата-ананың берсенең паспортында 10нчы биттә («Балалар» бүлегендә) бала турындагы язма булса, анда аның фамилиясе, исеме, әтисенең исеме, туган датасы күрсәтелгән һәм тиешле тамга куелган булса.

Баланың туу турындагы таныклыгында Россия гражданлыгын раслаучы тамга куелгач.

Мәгариф оешмаларына кабул итү Россия Мәгариф министрлыгының 2020 елның 2 сентябрендәге 458нче боерыгы нигезендә башкарыла.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында ассызыклауларынча, «мәгариф оешмалары гражданлыкны раслау өчен өстәмә документлар, шул исәптән вкладыш сорамый». Мәктәпләр гамәлдәге законнар чикләрендә генә эшлиләр.

Әлеге 458нче боерык нигезендә, баланы мәктәпкә кабул итү өчен гариза биргәндә, гражданлыгы булмаган затлардан һәм чит ил гражданнарыннан гына гражданлыкны раслаучы документлар таләп ителә. Бу очракта ата-аналар гаризага тиешле документларны аталган боерыкның 26нчы пунктында күрсәтелгән исемлек буенча өстиләр.

https://tatar-inform.tatar/news/gidrometcentr-tatarstana-rasskazal-ob-anomalno-teploi-pogode-v-tatarstane-5921195

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев