Май бәйрәмнәре имин үтсен дисәгез, табигатьтә ял итү буенча киңәшләргә колак салыгыз
Май — табигатьтә яшәрү, тормыш-яшәештә яңару чоры.
Барысы да бу чорда табигатькә ашыга.
Май бәйрәмнәре вакытында сәламәтлекне саклау максатыннан, табигатьтә ял итү кагыйдәләре һәм азык-төлек белән агулануны кисәтү буенча киңәшләр белән танышырга тәкъдим итә.
Шашлык өчен ит яңа суелган булырга тиеш. Тавык яки күркә алу яхшырак. Ит никадәр майлырак булса, ул шулкадәр озаграк пешә. Әзерлек дәрәҗәсе мөһим. Пешеп бетмәгән шашлык эчәк инфекцияләренең һәм гельминтлар йоктыруның сәбәбе булырга мөмкин, кыздырылганы — канцерогеннар чыганагы.
Гарнир турында исегездә тотыгыз. Табигатьтә ял иткәндә дә җитәрлек күләмдә яшел тәмләткечләр, яшелчә һәм җиләк-җимеш ашарга кирәк. Үзең белән казылык, сосискалар яки колбаса алырга кирәкми, алар җылыда берничә сәгать яткач, организмга куркыныч тудыра. Соуслар белән сак булыгыз. Ашказаны авырулы кешеләрдә алар авыруны көчәйтергә мөмкин.
Елның җылы вакытында микроблар үрчетү өчен бик уңайлы мохит булган һәм азык-төлек белән агулануның сәбәбе булырга мөмкин булган майонез салатларыннан баш тартыгыз. Табигатькә алып чыгасы яшелчәләрне өйдә юып, корылатып сөртергә кирәк.
Яшелчәләрне турау өчен чиста инвентарь (пычаклар, такталар) кулланыгыз һәм бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба запасы алыгыз. Маркинадланган итне транспортлау өчен термоконтейнерлар яки термосумкалар кулланырга кирәк.
Алкоголь белән саграк, пикникка каты спиртлы эчемлекләр алырга кирәкми.
Ашау алдыннан гына түгел, шампурада чи ит ясаганнан соң да кулларыгызны юыгыз. Үзегез белән дымлы һәм гади салфеткалар алыгыз.
Саф һавада, бигрәк тә эсседә, организмның хәлсезләнүен булдырмау мөһим, шуңа күрә газсыз эчәргә яраклы суны үзегез белән күп итеп алырга онытмагыз.
Вирус энцефалиты һәм талпан боррелиозы буенча эпидемия сезоны башлану белән бәйле рәвештә, талпан тешләвен һәм талпан энцефалиты белән авыруны булдырмау өчен, табигатьтә булу өчен җайлаштырылган киемнәрне кулланырга киңәш итәбез:
- күлмәк беләзек сөягендә резинка белән ныгытылган озын җиңле булырга тиеш;
- күлмәкне чалбар эченә, чалбар очларын оекбашларга һәм итекләргә тыгалар;
- башны һәм муенны яулык белән каплыйлар;
- шулай ук талпаннардан саклану өчен, куркыту чараларын — тән һәм кием-салымның ачык өлешләрен эшкәртүче репеллентларны кулланалар;
- препаратлар кулланыр алдыннан кагыйдәләре белән танышырга кирәк.
Киемдә талпаннарны күреп, вакытында җыеп алу өчен, һәр 15 минут саен өске киемнәргә тикшерү үткәрергә кирәк. Өйгә кайткач, салган кием-салымны, үзеңне һәм алып кайткан әйберләрне карарга кирәк. Талпан сезне тешләсә дә, аны якындагы травмпунктта яки медицина учреждениесендә алдырырга һәм лабораториягә тапшырырга кирәк.
Әгәр ярдәм сорап медучреждениегә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге булмаса, талпанны мөстәкыйль рәвештә алырга туры киләчәк.
Табигатьтә ял иткәндә игътибарлы һәм сак булыгыз
Шушы кагыйдәләрне үтәп, сез сәламәтлегегезгә зарар китермичә бик яхшы ял итәрсез.
Ял көннәрегезне имин үтсен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев