Мал табибы - кирәкле һөнәр
Табиб кешеләрне, ә ветеринар калган барлык җан ияләрен дәвалый.
Иске Каразиректә яшәүче Фәнүзә Хәсәншина вакыты булмауга һәм ара ераклыгына карамастан, һәрвакыт ярдәмгә ашыга. Аның хезмәт юлы дүрт дистә елны тәшкил итә. 1983 елда ул, Минзәлә совхоз-техникумын тәмамлаганнан соң, үзенең туган авылы Бәйрәкәгә эшкә кайта һәм биредә зоотехник булып эшли.
– Бу минем тормышымдагы кызыклы чор булды, - дип искә ала Фәнүзә Рәсим кызы үзенең тәүге хезмәт елларын. - Биредә үз һөнәремне тулысынча тормышка ашыралдым. Мин терлекләрнең баш саны өчен җавап бирдем.
- Бәлки беренче карашка гына эшебез гади кебек тоеладыр. Әмма бу ялгыш фикер. Мин үз авылдашларымның терлекләр саулыгы өчен җаваплы, шуңа күрә эшемә бик җаваплы карыйм, - ди мал табибы Фәнүзә Хәсәншина.
Бүген ветеринарның төп бурычы - Иске Каразирек авыл җирлеге биләмәсен аеруча куркыныч йогышлы авырулар кертүдән һәм таратудан саклау.
Һәр 6 ай саен терлекләрне котыру авыруыннан, себер язвасыннан, туберкулездан һәм башка йогышлы авырулардан вакциналаштырырга кирәк. Бу җирлек биләмәсендә лейкоз авыруы да кабынып ала. Бары тик ветеринар һәм халыкның уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә генә әлеге чир юкка чыгарыла. Мондый чир башка кабатланмасын өчен, хәзер, нигездә, ясалма орлыкландыру ысулын кулланалар.
Ветеринар - гади һөнәр генә түгел. Бу бик авыр, тынгысыз, күп көч, һөнәрилек һәм түземлек, тәүлек буе эшләүне таләп итә торган хезмәт. Фәнүзә Хәсәншинаның эш дәверендә шактый авыр очраклар булган, әмма ул беркайчан да борчу-мәшәкатьләргә зарланмый, алдагы көнгә өмет, тормышка ышаныч белән гомер кичерә.
Юлия ДӘҮЛӘТБАЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев