Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мансаф ага Сәлахов хезмәт белән яши, хезмәт белән яшәрә

Иске Урыссу авылында гомер итүче 80 яшьлек хезмәт ветераны Мансаф Сәлах улы Сәлаховтан “Яшьләргә нинди теләктә торасыз?” – дип сорагач, “Эшләп яшәсеннәр!” – диде.

Актаныш районында туып, абай белән җиңгәй тәрбиясендә үскән малай ул. Ачлык белән ялангачлыкны бик нык татыган сугыш чоры баласы, шул елларда ук киләчәктә матур тормыш белән яшәр өчен көченнән килгәннең барын да эшләргә дип, мөгаен, үз-үзенә сүз биргәндер. 1951 елда Иске Урыссу  авылына күченеп килгән Мансаф Сәлахов кырык елга якын шофер булып эшли, гаилә кора, 56 ел бергә яшәүче хатыны белән игез балалар тәрбияләп үстерә, үз куллары белән бөтен уңайлыклары булган яхшы итеп йорт-җир тергезә. Бүген дә ул тулы кыйммәтле тормыш белән яши. Мал асрый, умарта тота, бакча тутырып, яшелчә үстерә. Әле дә булса яшьлек егәрлеген җуймаган пенсионерның кулыннан төзелеш кораллары төшми – ул җәен бакчасында беседка урнаштыру, өр-яңадан мунча тергезү уе белән яши. Иске Урыссу авылы башлангыч инвалидлар оешмасы рәисе Мансаф Сәлахов  авылдашларын кайгыртырга да вакыт таба – физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә матди ярдәм оештыру өчен ул зур көч куя. 
Бүген 80 яшен тутырган хезмәт ветераны үзе дә игътибар үзәгендә булды. Мансаф ага Сәлаховны юбилее белән район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буленча урынбасары Джанна Волкова, район инвалидлар җәмгыяте рәисе Дамир Уралов, туганнары һәм дуслары тәбрик итте.
Ильмира ГАЛИЕВА
Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев