Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Марат Җәббаров: «Ютазы районы елдан-ел яхшыра бара»

Район мәдәният йортында район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин рәислегендә IV чакырылышның XVII утырышы узды.

Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров; VI чакырылыш ТР Дәүләт советы депутаты, «Ядран-Ойл» җәмгыятенең директорлар советы рәисе Ирек Салихов; VI чакырылыш ТР Дәүләт советы депутаты, ТР Дәүләт советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин; ТР Сатып алулар буенча дәүләт комитеты рәисе Руслан Сабиров, шулай ук район советы депутатлары, дәүләт көч структуралары җитәкчеләре, район башкарма комитеты җитәкчесе, аның урынбасарлары, палата рәисләре, бүлек башлыклары, сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.

Утырыш башланыр алдыннан Марат Җәббаров Аяз Шәфыйгуллин һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Андрей Борисов озатуында «И. Нәбиуллин» (Кәрәкәшле авылы) һәм Тукай исемендәге (Кече Урыссу авылы) хуҗалыкларда төзелүче сөт комплексларында булды. Әлеге төзелеп килүче объектлар — район икътисадында авыл хуҗалыгы тармагының республика ярдәме белән нәтиҗәле үсешенә дәлил. Марат Җәббаров шулай ук «Урыссу» сәнәгать паркында булды, анда ул шәхси эшмәкәр Азат Әхмәдышинның җиләк үстерү буенча теплица хуҗалыгының уңышлы эшчәнлеге белән танышты.

Утырыш эше район советы рәисе, район башлыгы Аяз Шәфыйгуллинның 2023 елда районның социаль-икътисади үсеше турындагы чыгышыннан башланды. Аерым алганда, районның төп икътисади күрсәткечләре уңай үсеш кичерә, дип билгеләп үтте ул. Район икътисадының төп тармагы — сәнәгать, дип ассызыклады Шәфыйгуллин үз чыгышында. Ул район тормышының барлык өлкәләренә тукталды, ирешелгән уңышларны һәм хәл ителәсе мәсьәләләрне билгеләп үтте (тулы чыгышны гәзитнең киләсе санында укыгыз).
Киңәшмәгә җыелучылар алдында чыгыш ясаган Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, бу көннәрдә республика буенча муниципалитетлар, министрлык һәм ведомстволарның 2023 елгы эшчәнлегенә йомгак ясау эше бара.

— Бүген без төзелеп килүче авыл хуҗалыгы объектларында, сәнәгать паркында булдык, — дип билгеләп үтте Җәббаров. — Сезнең районның елдан-ел үзгәрә баруын, иҗтимагый киңлекләрнең төзекләндерелүен күрү шатлыклы күренеш. Шул ук вакытта иҗтимагый-сәяси хәл һәм республиканың, илнең социаль-икътисади үсешенең төп юнәлешләре бүген махсус хәрби операцияне исәпкә алып формалаша. Вакыт күрсәткәнчә, авырлыклар җәмгыятьне берләштерде генә, бу безгә куелган бурычларны уңышлы хәл итәргә ышаныч бирә. Алгы сызыкта безнең сугышчылар үзләренең хәрби бурычларын фидакарьләрчә үти. Хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары һәм каһарманлыклары өчен меңнән артык татарстанлы орден һәм медальләр белән бүләкләнде, унбер кешегә Рәсәй Федерациясе Герое исеме бирелде. Ютазы районы махсус хәрби операциядә хезмәт итүче ир-егетләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү буенча бары рәхмәт сүзләренә лаек. Барлык авырлыкларга карамастан, Татарстан үзенең икътисади үсешен саклап кала алды. 2023 ел нәтиҗәләре буенча тулаем төбәк продукты күләме 4 трлн сум, сәнәгать җитештерүе 4 трлн 600 млрд сум, төзелеш 700 млрд сум, ваклап сату 1,4 трлн сум, инвестицияләр 1 трлн сумнан артык, авыл хуҗалыгы продуктлары 289 млрд сумнан артык булыр дип көтелә. Узган авыл хуҗалыгы елының уңайсыз һава шартларына карамастан, Татарстанның авыл хуҗалыгы эшчәннәре 3,6 млн тоннадан артык ашлык җыеп алды, 2 млн 190 тонна сөт җитештерде. Безнең республика елдан-ел Рәсәйдә иң эре сөт җитештерү буенча урынын ныгыта бара.

Республиканың төрле өлкәләрендә үсешнең күп кенә уңай якларына туталып, Җәббаров авыл хуҗалыгы эшчәннәрен башка районнар тәҗрибәсен үзләштерергә өйрәнергә чакырды. Аерым алганда, ул сөт саву буенча алдынгы урында барган Кукмара терлекчеләрен мисалга китерде. Халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга килгәндә, Марат Җәббаров республикада юл-транспорт һәлакәтләре саны кимүен ассызыклады. Әмма бу бары тик төбәк һәм федераль дәрәҗәдәге юлларга гына кагыла. Шәһәрләр һәм торак пунктлар эчендә юл-транспорт һәлакәтләре кимеми. Һәм бу юнәлештә, дип билгеләп үтте ул, хәлне төзәтү өстендә эшне активлаштырырга кирәк. Юллар һәм социаль объектлар төзү, яшәү өчен уңайлы шартлар тудыру, мәгариф системасына игътибар бирү, күп балалы гаиләләргә ярдәм итү… Татарстанда һәм һәр муниципалитетта гамәлгә ашырылучы программаларның күләме бәяләп бетергесез. Безнең райондагы демографик хәлнең яхшылардан булмавын исәпкә алып, ТР Премьер-министры урынбасары райондагы демографик-миграция вәзгыятен җитди күзәтергә, халык санын тотрыкландыру, районда яшьләрне калдыру, яшь һәм күп балалы гаиләләргә ярдәм итү буенча саллы адымнар ясарга чакырды.

Үзенең чыгышы ахырында Марат Җәббаров март аенда булачак Рәсәй Федерациясе Президентын сайлауларга игътибар юнәлтте. Бу безнең ил өчен генә мөһим сәяси вакыйга түгел, дип билгеләп үтте ул, аңа бөтен дөнья җәмәгатьчелегенең игътибары җәлеп ителгән.

— Алда торган сайлауларда без дәүләтебезне, суверенитетыбызны, халкыбызның иминлеген һәм хәвефсезлеген ныгыту хакына бердәм булуыбызны күрсәтергә тиешбез. Моннан тыш, бу елның сентябрендә безгә Татарстан Республикасы Дәүләт советына депутатлар сайларга туры киләчәк.

Ахырда депутатлар «ТР Ютазы муниципаль районының 2023 елгы социаль-икътисади үсеш йомгаклары һәм 2024 елга бурычлары турында»гы мәсьәлә буенча тиешле карарлар кабул итте. Утырыш ахырында бүләкләү тантанасы узды, аны Аяз Шәфыйгуллин һәм Марат Җәббаров җитәкләде.

Роза ИСКӘНДӘР

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев