Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Марат Бәдриев: “Янгынны булдырмау –мөлкәтне, ә бәлки, кемнеңдер тормышын саклау калу”

2018 елның 18 июлендә Дәүләт янгын күзәтчелеге оешуга 91 ел тулды.

Гомер-гомергә янгыннар иң куркыныч афәт саналган. 11 гасырда ук инде беренче янгынга каршы кагыйдәләр уйлап табыла, ут төрткән һәм ут белән эш йөрткәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен сакламаган өчен, закон нигезендә, җаваплылыкка тарту җәзалары билгеләнгән.   

Дәүләт янгын күзәтчелеге формалашудагы төп үзгәрешләрнең берсе булып, 1918 елның 17 апреленнән булган “Ут белән көрәшкәндә дәүләт  чараларын күрү” Декреты тора. Анда янгын белән көрәшкәндә планлы чаралар күрергә кирәк булуы турында мөһим сүзләр язылган.     1927 елның 18 июлендә барлык коммуналь, ведомстводагы һәм иҗтимагый оешмаларда янгын куркынычсызлыгын контрольгә алу буенча дәүләт янгын күзәтчелегенең БҮБК (РСФСРның ХКС) Карары  чыга.

1966 елдан барлык янгын сүндерү бүлекчәләре дә Эчке Эшләр Министрлыгына карый башлый. Ә 11 елдан соң, 1977 елда Министрлар Советының “ СССРның дәүләт янгын күзәтчелеге Карары”    раслана.  1979 елда СССРның ЭЭМ карары белән “ Дәүләт янгын күзәтчелеге эшен оештыру буенча киңәшләр” кертелә.  Әлеге ике документ нигезендә, шәһәр һәм авыл җирлекләрен, шулай ук халык хуҗалыгы объектларын  янгынга каршы яклауны тәэмин итүне дәүләтнең иң төп бурычлары итеп билгелиләр.

Дәүләт янгын күзәтчелеге туксанынчы елларда берникадәр

үзгәрешләр кичерә.  1993 елда янгын күзәтчелеге, үз тарихында беренче тапкыр, дәүләт янгын эшчәнлегенең махсус төре итеп билгеләнә. Дәүләт янгын хезмәте ЭЭМ мөстәкыйль стурктур бүлеге була, ә аның җитәкчесе – Россия Федерациясенең янгын күзәтчелегенең баш дәүләт инспекторы. 

Дәүләт янгын күзәтчелеге XXI гасырда яңа реформа кичерә. 2001 елда РФ Президенты Указы нигезендә янгынга каршы Дәүләт хезмәте Россиянең Гадәттән тыш хәлләр Министрлыгы итеп үзгәртелә.       

Хәзерге вакытта  дәүләт янгын күзәтчелеге  әлеге функцияләрне үтәү буенча эзлекле эш алып бара.  Узган реформаларның төп максаты – шәхес, җәмгыять һәм дәүләт мәнфәгатьләрен яклауда янгынга каршы, шул исәптән, оештыру, норматив һәм икътисади эшләрдә дә, дәүләт янгын куркынычсызлыгы механизмын эффектлы итү буенча  эзлекле чаралар күрүне тәэмин итү.         

Бүгенге көндә Ютазы районында оешмаларда һәм гражданнарның янгынга каршы куркынычсызлык таләпләрен үтәүне тәэмин итүне таләп иткән тикшерүләр уздыручы һәм алар буенча, шулай ук, килеп чыккан янгыннар буенча тикшерүләрдән соң,  Россия Федерациясе законы нигезендә нинди дә булса нәтиҗәләр чыгаручы күзәтчелек бүлегендә бер хезмәткәр эшли.    

Һәр көн дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторы янгынны контрольгә алу  һәм күзәтү буенча комплексы чаралар уздыра. Бигрәк тә, кешеләр күп булган, сәламәтлек саклау һәм мәгариф оешмаларына аерым игътибар бирелә.        

Янгыннар профилактикасы һәм янгынга каршы куркынычсызлык сферасын пропагандалау – дәүләт янгын күзәтчелегенең тагын бер мөһим юнәлеше. Инспекторлар мәктәпләрдә эшлиләр, балалар белән әңгәмәләр, төрледән-төрле иҗади бәйгеләр оештыралар, халык белән очрашулар уздыралар.

Инспекторның эше тәүлек буена бара дисәң дә ялгыш булмас. Чакырулар буенча янгынга чыгу – Дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторының тагын бер аерылгысыз эш юнәлеше. Күргәннәрдән сораштырулар уздыру, кирәкле документларны әзерләү, янгын булган урынны карау. Янгын килеп чыгуга китергән вакыйгаларны тикшерүчеләр бөртекләп җыялар.Ә аның сәбәбен ачыклау өчен, кайвакыт, чыннан да, күмер актарырга да туры килә. Янгын сәбәпчесен генә ачыкларга түгел, ә аның гаебен дә билгеләргә  кирәк.

Профилактик эшләр уздыру, беренче карашка, күзгә күренеп тә тормый, ә менә аның мөһимлеге Россия Гадәттән тыш хәлләр Министрлыгының девизы булып тора: “ Алдан кисәтү, саклап калу, ярдәм итү”. Бәланы булдырмау – димәк, мөлкәтне, ә бәлки, кемнеңдер сәламәтлеген һәм гомерен саклап калу. Һәм әлеге җиңел булмаган бурычлар дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре җилкәсендә ята.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев