Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Май бәйрәмнәре арасындагы көннәрдә дә ял итәчәкбезме?

Халык арасында "быел май бәйрәмнәре арасындагы көннәрдә дә ял итәчәкбез икән" дигән хәбәр таралды. Бу дөресме, түгелме? Әлеге уңайдан Кремль вәкиле, Русия Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков җавап биргән.

Интернет челтәре бер яктан бик файдалы булса, икенче яктан анда еш кына кайсы мәгълүматның чын, кайсысының ялган икәнен аерып бетерүе җайсыз. Менә күптән түгел таралган хәбәргә кемнәрдер, бәлки, шатланып та өлгергәндер, әмма аның дөрес түгеллеге ачыкланды.

Кремльдә май бәйрәмнәре арасындагы көннәрдә дә ял итү хакындагы хәбәрләрнең дөреслеккә туры килмәвен әйткәннәр. Һәрхәлдә, Русия Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков мондый темага сөйләшүләр алып барылмавы турында белдергән.

"Бу хәбәр чын дип әйтә алмыйм. Безнең әлеге көннәргә эш планнарыбыз корылган", - дигән Кремль вәкиле. Песков белдерүенчә, илебез Президенты да бу чорга җитди эшләр ниятләгән.

Без дә май бәйрәмнәре арасындагы көннәрне файдалы итеп үткәрик, дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев