Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Май бәйрәмнәрендә исерек ютазылыларга шикаять белдереп, полициягә 7 тапкыр шылтыратканнар

Безнең халык бәйрәмнәрдә "төшереп алырга" ярата, ә инде майда - ике бәйрәм арасында вакыт озын булмаганлыктан, бөтенләй туктарга уйламаганнар.

Бу көннәрдә районда яшәүчеләр кыздыргыч эчемлекләр яратучыларның үзләрен тотышына шикаять белдереп, җиде тапкыр мөрәҗәгать иткәннәр. Ташкичүдән бер яшь хатын-кыз үзе һәм әнисе белән сугышырга теләгән агасын тынычландыруны сорап шылтыраткан. Ютазыда яшәүче хатын-кыз участок полицейскийларын "дулый башлаган" ирен тынычландыру өчен чакырган. Урыссудагы күп фатирлы йортта яшәүчеләрнең теңкәләренә фатирында үзе кебек "төшерергә" хирысларны берничә көн рәттән кабул иткән, подъездда шаулаган һәм чүпләгән күршеләре тигән. Исерек килеш урамда аунап яткан бәндәләргә дә тап булганнар. Мондый "беткән алкашларга" административ беркетмә төзелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев